• Русский
  • Татарча

Инновацион проектны гамәлгә ашыруда катнашырга чакырабыз

Хөрмәтле коллегалар!

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының федераль инновацион мәйданчыгы статусы бирелде (Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Федераль инновацион мәйданчыклар турында» 2019 елның 30 декабрендәге 741 номерлы боерыгы).

ТР Мәгарифне үстерү институты федераль инновацион мәйданчыгының максаты - өстәмә һөнәри белем бирү пространствосын цифрлы трансформацияләү.

Барлык кызыксынган затларны инновацион проектны гамәлгә ашыруда:

  • оештыручы-партнер;
  • катнашучы;
  • эксперт сыйфатында катнашырга чакырабыз.

Федераль инновацион мәйданчык эшендә катнашу өчен https://forms.gle/L4BXD8ht2pBdttJw8 сылтамасы яисә түбәндәге штрих-код буенча теркәлү узарга кирәк:

Партнер-оешмалар белән килешү төзелә һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү интитуты федераль инновацион мәйданчыгы партнеры сертификаты тапшырыла.

Шәхси гариза нигезендә, федераль инновацион мәйданчык катнашучыларын һәм экспертларын билгеләгән Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты боерыгы чыгарыла.

Катнашучылар һәм экспертларга сертификатлар тапшырыла. Федераль инновацион мәйданчыкта катнашучы сертификатын алу өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • тәҗрибә алмашу өчен федераль инновацион мәйданчыкның планда каралган чараларында (конференцияләрдә, форумнарда, семинарларда, вебинарларда, конкурсларда һ.б.) катнашырга (елына кимендә 3 чара);
  • «Виртуаль стажировка» электрон мәйданчыгында кимендә 3 методик материал урнаштырырга (Кушымта);
  • «Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон ММЧда эшләү тәҗрибәсен трансляцияләргә (елына кимендә 1 мәкалә).

Федераль инновацион мәйданчык эксперты сертификатын алу өчен түбәндәгеләр кирәк:

  • тәҗрибә алмашу өчен федераль инновацион мәйданчыкның планда каралган чараларында (конференцияләрдә, форумнарда, семинарларда, вебинарларда, конкурсларда һ.б.) катнашырга (елына кимендә 3 чара);
  • «Хәзерге заман мәгарифе: актуаль мәсьәләләр һәм инновацияләр» электрон ММЧда эшләү тәҗрибәсен трансляцияләргә (елына кимендә 1 мәкалә);
  • катнашучылар тарафыннан тәкъдим ителә торган материаллар экспертизасында катнашырга (кимендә 10 экспертиза).