• Русский
  • Татарча

"Балалар һәм яшүсмерләр укуын активлаштыру буенча китапханә эшчәнлеге" республика семинары

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе 2020 елның 27 февралендә Дәүләт йөкләмәсе нигезендә «Республика яшүсмерләр китапханәсе» Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе һәм «Балалар әдәбияты» нәшрияты белән берлектә «Балалар һәм яшүсмерләр укуын активлаштыру буенча китапханә эшчәнлеге» республика семинарын уздырды.

Чарада 32 мәгариф хезмәткәре: мәгариф процессын ресурслар белән тәэмин итү буенча мәгариф бүлекләре (идарәләре) методистлары, мәктәп китапханәләре мөдирләре, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагог-китапханәчеләре катнашты.

Семинарның максаты: балалар һәм яшүсмерләрне укуны активлаштыру буенча мәктәп китапханәчеләренең (китапханәче педагогларның) һөнәри компетентлыгын арттыру.

Семинарны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмат бүлеге башлыгы Хаҗиева Елена Васильевна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының китапханә-мәгълүмат бүлеге белгече Сәфиева Ольга Валентиновна, «Республика яшүсмерләр китапханәсе» Татарстан Республикасы ДБМУ инновацион-методик бүлеге мөдире Вехтева Ирина Федоровна.

Семинар Республика яшүсмерләр китапханәсе базасында узды (Казан шәһәре, Ибраһимов пр., 53Б йорт).

Чара барышында аудитория алдында «Детская литература» нәшрияты (Мәскәү шәһәре) методисты Песчанская Н.В. «Балалар укуының өлкәннәрчә проблемалары. Сыйатлы китапларның һәркем файдалана алырлык булуы: Россиядә балалар өчен беренче һәм иң борынгы нәшрият - «Балалар әдәбияты» нәшрияты» темасына чыгыш ясады. Балалар һәм үсмерләр өчен матур әдәбият яңалыклары күрсәтелде.

Семинарда балалар һәм яшүсмерләр укуын активлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, мәктәп һәм муниципаль китапханәләрнең үзара хезмәттәшлеге темасына кагылдылар, укучыларның уку грамоталылыгын формалаштыру проблемалары һәм мәгънәви уку стратегиясе, балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүдә гаилә белән бергә уку мәсьәләләре һәм библиотерапия методы каралды. Укучыларның кызыксынуын формалаштыруда мәктәпләрдәге мәгълүмати-китапханә үзәкләре мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде.

Семинарда катнашучылар өчен китапханә укучыларына һәм бүлекләренә хезмәт күрсәтү заллары буенча “Республика яшүсмерләр китапханәсе” хезмәткәрләре тарафыннан экскурсия оештырылды һәм “Китапханә һәм мәктәп: мәгълүмати җәмгыятьтә партнерлык” мәгълүмати-методик материаллар җыентыгы тәкъдим ителде.

Фотогалерея