• Русский
  • Татарча

«ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга инклюзив белем бирү» ПК курслары

2019 елның 10 февраленнән 21 февраленә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы тарафыннан «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга инклюзив белем бирү» проблемасы буенча өстәмә һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырылды һәм 74 педагогик хезмәткәр укытылды. Группаның кураторлары һәм фәнни җитәкчеләре - педагогика фәннәре кандидаты, Психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы мөдире Шәрифҗанова К.Ш., психология фәннәре кандидаты, Психология, педагогика һәм андрагогика кафедрасы доценты И.А. Кедрова.

Әлеге программа инклюзив белем шартларында һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле яңа компетенцияләрне алуга яки камилләштерүгә, тыңлаучыларның һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Инклюзив белем бирүнең методологик һәм оештыру-методик аспектларына, мәгариф учреждениеләрендә инклюзив белем бирүне тәэмин итүче педагог хезмәткәрләрнең планлаштырыла торган документларын гамәлгә ашыруның методик нигезләренә һәм тәҗрибәсенә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучы белән конструктив аралашу технологияләрен, укыту һәм социальләштерү технологияләрен анализлауга аерым игътибар бирелде.

Стажировка мәйданчыклары эше югары һөнәри дәрәҗәдә тәкъдим ителде һәм курслар тыңлаучылардан уңай бәяләмә алды. Уку йомгаклау аттестация эшләрен яклау һәм АООП экспертизасы (тыңлаучылар сайлавы буенча - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның нозологиясе) уздыру белән тәмамланды. Йомгаклау аттестация эше форматы педагогик хезмәткәрләрнең категорияләренә бәйле иде.

Квалификация күтәрү курсларына нәтиҗәләр ясаганда, тыңлаучылар кафедрадагы профессорлар-укытучылар составының югары профессиональлеген, белем бирү эчтәлегенең гамәли юнәлгән булуын, яхшы оештырылган уку процессын билгеләп үттеләр. Тыңлаучылар һөнәри компетенцияләрен камилләштерү мөмкинлеге алган, уңай психологик климат тудырылган өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея