• Русский
  • Татарча

«2020 елда математика буенча ТДИга һәм БДИга әзерләнү үзенчәлекләре» проблемасы буенча республика фәнни-гамәли семинары

2020 елның 19 февралендә математика һәм табигый-фәнни белем бирү кафедрасы “2020 елда математика буенча ТДИга һәм БДИга әзерләнү үзенчәлекләре” проблемасы буенча республиканың фәнни-гамәли семинарын уздырды, анда Татарстан Республикасының 115 математика укытучысы килгән иде.

Семинар эшендә шулай ук физ.-мат. фәннәре кандидаты, «Легион» нәшриятының генераль директоры урынбасары, математикадан әсбаплар авторы Кулабухов С.Ю. катнашты.
Семинарда каралган төп проблемалар:

  • Төп дәүләт имтиханында югары катлаулылыктагы геометрик мәсьәләләр (9 сыйныф, 26 мәсьәлә).
  • ТДИда киңәйтелгән җаваплы текст рәвешендәге мсәьәләләр (9 сыйныф, 22 мәсьәлә).
  • Тиз һәм сыйфатлы исәпләүләр: БДИ һәм ТДИда хаталарны ничек булдырмаска.
  • БДИда иҗади (олимпиада) мәсьәләләр (19 мәсьәлә).

Семинар нәтиҗәләре буенча катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея