• Русский
  • Татарча

«Мәгариф системасында тарихи-мәдәни объект буларак халык костюмын өйрәнү» түгәрәк өстәле

2020 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында «Мәгариф системасында тарихи-мәдәни объект буларак халык костюмын өйрәнү» дигән түгәрәк өстәл узды.

Түгәрәк өстәл тематикасы шулкадәр актуаль булып чыкты ки, оештыручылар куйган мәсьәләләр турында фикер алышырга гомуми белем бирү мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү педагоглары, югары һәм урта һөнәри уку йортлары укытучылары, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый берләшмәсе җитәкчеләре, «Крутушка» халыкара этник музыка фестивален оештыручылар, клуб хезмәткәрләре, студентлар җәмәгатьчелеге, шулай ук «Зөя утрау-шәһәрлеге» музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм Чистай музей-тыюлыгы белгечләре килде.

Түгәрәк өстәл эшендә Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Лениногорск, Болгар, Арча, Чистай, шулай ук Алексеевск, Тукай, Сарман, Саба, Спас, Биектау һәм Теләче районнарыннан илледән артык белгеч катнашты.

Түгәрәк өстәл барышында мәгариф учреждениеләренең укыту-тәрбия эшчәнлегендә халык костюмын гамәли файдалану, заманча шартларда халык костюмын булдыру процессы һәм традицион кием реконструкциясенә бәйле төрле методологик алымнар турында дискуссия оештырылды.

Түгәрәк өстәлнең төп спикерлары традицион мәдәният, декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге белгечләр, традицион кием-салым реконструкторлары иде.

Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея