• Русский
  • Татарча

«Физик-химик алгарыш» проекты кысаларында КНИТУда «Химбиофест» фестивале узды

«Физик-химик алгарыш» проекты кысаларында КНИТУда «Химбиофест» фестивале узды

24 октябрьдә Казан милли тикшеренү технология университетында (КНИТУ) мәктәп укучыларын, педагогларны, галимнәрне һәм сәнәгать вәкилләрен берләштергән «Химбиофест» фестивале узды.

Чара оештыручыларның һәм хөрмәтле кунакларның сәламләү сүзләре белән ачылды, аннары катнашучылар химия, биология һәм заманча технологияләр дөньясына чумдылар.

Фестиваль кысаларында лекцияләр, мастер-класслар һәм Азык-төлек җитештерү һәм биотехнологияләр институты күргәзмәсе узды. Катнашучылар табигый эчемлекләр һәм җиләкләр составындагы биологик актив матдәләр химиясенең серләре белән таныштылар, ашарга яраклы гидрогель һәм тәмләткечләрдән картиналар ясауда үзләрен сынап карадылар, Шулай ук суның чисталыгын экспресс-ысул белән бәяләделәр һәм сыр ясау буенча практикум үттеләр.

Программаның аерым өлешен проектларны яклаудан гыйбарәт булды: командалар үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр һәм жюри әгъзаларының сорауларына җавап бирделәр.

Мондый чаралар физика һәм химиянең азык-төлек сәнәгатендә, биотехнологияләрдә һәм көндәлек тормышта ничек кулланылуын аңларга ярдәм итә.

«Физик-химик алгарыш» проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының, «Балаларга — иң яхшысы» һәм «Һәр баланың уңышы» федераль проектларының максатларына һәм бурычларына туры килә, укучыларның фәнни потенциалын үстерүгә, табигать фәннәре өлкәсендә тикшеренү фикерләвен һәм практик күнекмәләрен формалаштыруга, шулай ук аларның алга таба белем алуга һәм һөнәри үсешкә омтылышларын ныгытуга юнәлдерелгән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча