«Ачык мәктәп 2035» проектында катнашучы мәктәпләрне методик яктан тәэмин итеп тору
![]() |
«Ачык мәктәп» мәгариф онлайн-платформасына тоташтырылган мәктәпләргә методик һәм консультация ярдәме күрсәтү максатларында 2020 елның 27 февралендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесенең «Ачык мәктәп 2035» ресурс үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы педагоглары белән берничә очрашу уздырды. |
|---|












