|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе 2021 елда гражданлык-ватанпәрвәрлек тәрбия буенча материалларның икенче чыгарылышын — «Ватанпәрвәрләрне үстерәбез» җыентыгын нәшер итү турында хәбәр итә. |
---|
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең Үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында 14 гыйнварда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе ректоры Людмила Николаевна Ногманованың Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Гыйльметдинов Илдар Ирек улы белән эшлекле очрашуы булды. |
---|
Хөрмәтле коллегалар! 2021 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дәүләт биремен үтәү йөзеннән «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе бюджет нигезендә «Француз теле. Икенче чит тел», Немец теле. Икенче чит тел», «Инглиз теле. Икенче чит тел» юнәлешләре буенча һөнәри яңадан әзерлек программалары буенча тыңлаучылар кабул итү турында игълан итә. |
---|
2021 елның 9 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты 2021 елга дәүләт биреме һәм «Санлы белем бирү мохите» федераль инновация мәйданчыгының белем бирү проектын гамәлгә ашыру чаралары планы нигезендә, Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге белән берлектә, «Фәнни потенциал–ХХІ» II Республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрә. Конференциядә катнашырга гомуми белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре һәм 3-11 сыйныф укучылары чакырыла. |
---|
«Хәзерге заман әдәбияты: дидактик һәм тәрбияви материал» I төбәкара авторлык иҗади эшләр һәм методик эшләнмәләр конкурсына йомгак ясалды. Конкурс 1 ноябрьдән 28 декабрьгә кадәр «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең 2020 елның 29 октябрендәге 372 номерлы боерыгы нигезендә үткәрелде. |
---|