• Русский
  • Татарча

Россия Мәгариф министрлыгы яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен үз-үзләрен тоту буенча тәкъдимнәр бастырды

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы куркыныч һәм конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзләрен тоту буенча киңәшләре булган яшүсмерләр өчен белешмәлек, шулай ук аларның ата-аналары өчен хәвефле һәм бәйле тәртипне күрсәтүче балалар белән хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр китерелгән белешмәлек әзерләде.

«Синең куркынычсызлык формуласы» белешмәлегендә балалар һәм яшүсмерләр иминлегенә куркыныч янаган хәлләрдә, тискәре кичерешләр һәм курку тудыра торган хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген тикшерәләр. Шулай ук куркыныч төркемнәргә һәм берләшмәләргә, законсыз эшчәнлеккә ничек җәлеп ителмәскә дигән тәкъдимнәр дә китерелә.

Моннан тыш, белешмәлек үзендә үз – үзеңә бәйле тәртипне ачыкларга һәм төрле бәйлелектән арынырга ярдәм итә, конфликтлы хәлләрдә үзеңне ничек тотарга, манипуляцияне ничек танырга һәм юк дип әйтә белергә, шулай ук үз энергияңне позитив юнәлешкә-талантыңны үстерергә яки файдалы хобби табарга мөмкинлек бирә.

Ата-аналар өчен «Куркынычсыз балачак формуласы» белешмәлеге яшүсмерләрнең ориентлашуга, аралашуга, үз-үзеңне камилләштерүгә булган ихтыяҗлары турында кыска мәгълүмат бирә. Анда яшүсмерләр арасында куркыныч һәм бәйле тәртипне ничек кисәтергә дигән киңәшләр китерелә. Яшүсмернең ни өчен үзенә яки тирә-юньдәгеләргә зыян китерү теләге туарга мөмкин икәнлеге сөйләнә.

Белешмәлек шулай ук ата-аналар өчен файдалы онлайн-ресурслар һәм китаплар исемлеге тәкъдим итә, анда тәрбия бирү буенча тулы киңәшләр табарга мөмкин. 

Ведомство сайтында шулай ук «Тәрбия бирүдә хаталарны ничек кылмаска», «Ата-аналар өчен файдалы ресурслар», «Кискен тәртип үсешен булдырмый калырга сәләтле балаларны тәрбияләү буенча универсаль киңәшләр» дигән кыска мәгълүмати-күрсәтмә материаллар да урнаштырылган.

Тәкъдимнәр 2025 елга кадәр балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасын үстерү концепциясен гамәлгә ашыру чаралары кысаларында балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге тарафыннан эшләнгән.

РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча