• Русский
  • Татарча

Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының иҗтимагый-һөнәри берләшмәсе

Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының иҗтимагый-һөнәри берләшмәсе

 Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының иҗтимагый-һөнәри берләшмәсе федераль дәүләт белем бирүнең яңа буын  стандарты нигезендә конкрет өлкәләрне модернизацияләү концепциясен эшләү, мәгарифне үстерүнең региональ программаларына, Россия Федерациясенең 2020 елга кабул ителгән “Мәгариф үсеше” дәүләт програмасы рамкаларында барлыкка китерелгән интернет челтәрдәге  методик берләшмәләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чараларны тормышк ашыру кысаларында барлыкка китерелде. 

Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының интернет челтәрендәге  һөнәри  берләшмәсе - гомуми белем бирү мәктәпләрендә, урта һөнәри белем бирү оешмаларында  эшләүче укытучыларны берләштерүнең актуаль формасы булып тора.Ул  Татарстан Республикасы, Росссия Федерациясенең төрле почмакларында яшәп хезмәт итүче татар теле укытучыларына үзара аралашу, туган (татар) теле һәм әдәбияты укыту өлкәсенә  караган мәсьәләләр турында фикер алышу, үзләренең һөнәри осталыкларын чагылдыру, һөнәри үсешләрен тәэмин итү  мөмкинлеге бирәчәк.

Берләшмәнең максаты – туган (татар) теле һәм әдәбияты укыту өлкәсендәге уңышлы тәҗрибәне тарату, бердәм мәгълүмати- методик кыр барлыкка китерү, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының интернет челтәрендә һөнәри өлкәдә аралашуларын, квалификацион үстешләрен  тәэмин итү.

Хезмәттәшлек итүнең форматы:

  • вебинарлар һәм семинарлар – туган (татар) телен һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә уңышлы кулланып була торган методик алымнар, яңалыклар, табышлар белән уртаклашу; 
  • митап – туган (татар) тел һәм әдәбиятны  укыту өлкәсенә караган кыска, рәсми төс алмаган дискуссион очрашулар;
  • мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу – мәгълүмати ярдәм,  социаль челтәрләрдә алып барыла торган чараларны онлайн чагылдыру ТР мәгарифне үстерү институтының рәсми сайты аша www.irort.ru.

Берләшмәнең координаторы : Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, филология фәннәре кандидаты, доцент, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, Татарстан Республикасының Халык укытучысы, Россия Федерациясе Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре, К. Насыйри премиясе лауреаты

Горячая линия / Задать вопрос