Чаллыда Мещерякова авторлык программасы буенча курслар

26-30 июнь көннәрендә Чаллының №37нче мәктәп базасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен курслар бара. Биредә Чаллыдан 70, Әлмәт һәм Түбән Кама шәһәрләреннән 15әр укытучы катнаша. Әлеге 100 укытучы яңа уку елыннан беренче сыйныфларда В.Н.Мещерякова системасы буенча рус төркемнәрендә эшләячәк. Биш көнлек уку барышында укытучылар татар телен дәүләт теле буларак укыту методикасын өйрәнә. Узган ел көзен Казанда нәкъ 100 укытучыга мондый укулар оештырылган иде. Укытучылар уку елы барышында атналык семинарларда катнашты, дәресләр анализлады, ачык дәресләр күрсәтте. Курсларны уңышлы тәмамлаучыларга тьютор дәрәҗәсе бирелде. Алар быелгы уку барышында үзләре үк укытучыларга булышалар, мастер класслар уздыралар

Фотогалерея