• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Саратов өлкәсе Хвалынск шәһәрендә үткән Сәламәтлек саклауга юнәлтелгән инновацияле берем бирү эшчәнлеге буенча VII төбәкара фестивальдә катнашты

2019 елның 15-18 маенда Татарстан Республикасы педагоглары делегациясе Саратов өлкәсенең Хвалынск шәһәрендә үткән Сәламәтлек саклауга юнәлтелгән инновацияле берем бирү эшчәнлеге буенча VII төбәкара фестивальдә катнашты.

Фестивальдә Саратов, Самара, Воронеж өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан 200гә якын педагог катнашты. Шулай ук фестивль мәгариф идарәләре органнары, профсоюз берләшмәләре, фәнни җәмәгатьчелек, спорт төрләре федерацияләре вәкилләре катнашында узды.

Сәламәтлек саклауга юнәлтелгән инновацияле берем бирү эшчәнлеге буенча VII төбәкара фестиваль барышында Идел буеның иң яхшы педагоглары мәгариф системасында сәламәтлек саклауның төрле юнәлешләре буенча ачык мастер-классларда үз осталыкларын күрсәттеләр, профильле секцияләр эше кысаларында мәгариф проблемалары турында фикер алышуларда катнаштылар.

Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм республиканың база мәктәпләре вәкилләре түбәндәге темалар буенча фикер алышуны тәкъдим иттеләр:

  • “Белем бирү оешмасы физик культура укытучысының проблемалары һәм кыенлыклары турында” (А.А. Сафин, ТР Мәгарифне үстерү институтының тәрбия, өстәмә белем һәм үз-үзеңне асоциаль тотыш лабораториясе өлкән фәнни хезмәткәре);
  • “Сәләтле балалар белән “Физик культура” предметы буенча эшләү системасы. Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының укучыларны “Физик культура” предметы буенча олимпиадага әзерләүнең эш тәҗрибәсе” (М.Д. халитов, Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясе югары категорияле физик культура укытучысы);
  • “Футбол секциясе мисалында гомумбелем бирү мәктәбе базасында спорт профильле өстәмә белем бирүне оештыру. Эш тәҗрибәсе” (Д.А. Борисов, Яшел Үзән шәһәре 7 нче урта гомумбелем мәктәбенең югары категрияле физик культура укытучысы).

Безнең педагогларның мастер-класслары фестивальдә катнашучыларда уңай фикерләр һәм кызыксыну уятты: “Гомумбелем ошмаларының 5-8 сыйныф укучыларына җиңел атлетика буенча укытуның методикасы буенча “Королевада кунакта” (М.Д. Халитов) һәм гомумбелем оешмаларының башлангыч сыйныф укучылары өчен футбол элементларын укыту методикасы буенча “Забивака белән сәяхәт” (Д.А. Борисов).

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан Сәламәтлек саклауга юнәлтелгән инновацияле берем бирү эшчәнлеге буенча VII төбәкара фестивалендә катнашуны оештыру республика педагогларының иң яхшы практикаларын күрсәтү, шулай ук Россия Федерациясе субъектларының педагогик җәмгыятьләре вәкилләренең эш тәҗрибәләре белән танышу мөмкинлеге бирде.

Фотогалерея