Республикакүләм дәрес эшкәртмәләре бәйгесе

«Милли мәгариф: заманча татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә танып белү эшчәнлеген оештыру» республикакүләм дәрес эшкәртмәләре бәйгесе нәтиҗәләре турында

Республикада педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру, белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын гамәлгә куюга әзерлеген активлаштыру, талантлы укытучыларны ачыклау максатында, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты һәм «Мәгариф» журналы белән берлектә, 2017нче елның 10нчы мартыннан 28нче апреленә кадәр дәрес эшкәртмәләренең республика бәйгесе үткәрелде.

Бәйгегә 928 дәрес эшкәртмәсе кабул ителде. Беренчел экспертиза нәтиҗәләре буенча, «эффектив» дип бәяләнгән 39 эш икенче этапка узды һәм түбәндәге нәтиҗәләр ясалды:

1. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә дипломын түбәндәге укытучыларга тапшырырга:

Тәтеш муниципаль районы Ханжин П.С. исемендәге 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Румия Рәхимҗан кызы Шәйхетдинова
Түбән Кама шәһәре 31нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Данияз кызы Бәдгыева
Кукмара муниципаль районы Фасил Әхмәтов исемендәге Кәркәүч авылы төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Ирек кызы Гайнуллина
Яр Чаллы шәһәре 30нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Гыйльметдин кызы Хәйдәрова
Чирмешән муниципаль районы Лашман урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ралия Габбас кызы Газимҗанова
Яр Чаллы шәһәре 30нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәзидә Гатаулла кызы Хәсәншина.

2. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының II дәрәҗә дипломын түбәндәге укытучыларга тапшырырга:

Лаеш муниципаль районы «Россия Федерациясе Герое Әхмәтшин М.Р. исемендәге Атабай урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Дәүләт кызы Шәрәпова
Мөслим муниципаль районы Вәрәшбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Равил кызы Яхина
Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнзилә Мирзанур кызы Шәймөхәммәтова
Казан шәһәре Идел буе районы 19нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Линиза Миңнехөрмәтулла кызы Гыйззәтуллина
Тукай муниципаль районы Мәләкәс гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Ивановна Умнова
Чирмешән муниципаль районы Чирмешән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гакилә Габдрахим кызы Нуртдинова
Түбән Кама шәһәре Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Газизулла кызы Зарипова.

3. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының III дәрәҗә дипломын түбәндәге укытучыларга тапшырырга:

Мамадыш муниципаль районы Югары Ушма урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ленуза Гыйльмулла кызы Мөхәрләмова
Мөслим муниципаль районы Мөслим гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Васил кызы Тимергалиева
Саба муниципаль районы Сабабаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөбәрҗәт Малик кызы Мөхәрләмова
Актаныш муниципаль районы Актаныш беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илүзә Сәгыйть кызы Камалова
Бөгелмә шәһәре 9нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Илдар кызы Собханова
Теләче муниципаль районы Теләче урта гомумбелем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Наил кызы Әсәдуллина
Казан шәһәре Г.Тукай исемендәге 1нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Фазыл кызы Янбухтина.

4. Бәйгенең икенче этабында катнашуларын раслап, түбәндәге укытучыларга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының электрон форматтагы сертификатын тапшырырга:

1 . Вәлиева Ләйсән Фоат кызы
2 . Ибатуллина Фәнисә Әнвәр кызы
3 . Горшунова Илсөя Нурислам кызы
4. Шәйхулова Миләүшә Фәгыйль кызы
5 . Галимова Гөлнара Хаҗип кызы
6 . Кәримова Резедә Рәшит кызы
7. Мифтахова Руфия Бильсур кызы
8. Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы
9. Килдиярова Зөлфия Абдулхалик кызы
10. Алексеева Миләүшә Роберт кызы
11. Зәйнуллина Алсу Шәүкәт кызы
12. Вафина Рената Ринат кызы
13. Мөхетдинова Резеда Фәвис кызы
14. Мусина Ания Хәсип кызы
15. Садикова Дания Солтан кызы
16. Хәйруллина Гөлнар Илдар кызы
17. Якупова Раушания Галимулла кызы
18. Чулпан Индус кызы Ситдыйкова
19. Мөбарәкшина Ләйсән Гаптелхәмит кызы
20. Шәрифҗанова Фирдәүсә Камил кызы
21. Резеда Фәвис кызы Мөхетдинова

5. Бәйгенең беренче этабында катнашуларын раслап, түбәндәге укытучыларга Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының электрон форматтагы сертификатын тапшырырга (исемлек).

6. Беренчел экспертизада «канәгатьләнерлек» һәм «канәгатьләнмәслек» бәя алган эшләргә сертификат бирелми.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары укытучыларга якын арада тапшырылачак.

Сертификатларны электрон форматта түбәндәге сылтама аша кереп йөкли аласыз: https://drive.google.com/open?id=0B7EL1w8EY-5TSXo2QVJSSEJQYm8

Бәйге буенча үзегезнең теләк-фикерләрегезне, сорауларыгызны Мәгарифне үстерү институтының Милли мәгариф үзәге электрон почтасына язарга мөмкин: milli.magarif@gmail.com.