• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Кадерле хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

Әлеге якты бәйрәм иҗади хезмәткә хөрмәт хисләре уята, ул гомер-гомергә илебез халкының теләктәшлелеген һәм бердәмлеген чагылдырып тора.

Тормышка яңа сулыш өргән яздан без һәрвакытта да уңай үзгәрешләр көтәбез, яңарышларга өмет баглыйбыз. Язгы җылылык Сезгә яңа көч, дәрт һәм идеяләр алып килсен, ә һәрберегезнең дә һөнәри казанышлары киләчәктә илебезнең чәчәк атуына лаеклы өлеш булып торсын.

Сезгә иҗади проектлар, куелган максатларыгызга ирешү өчен илһам чыганагы һәм ниятләрегезгә яңа мөмкинлекләр телим.

Сезгә һәм якыннарыгызга яз кәефе, тынычлык-иминлек һәм бәрәкәт насыйп булсын!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова