|
Өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном белем бирү учреждениесе |
2023 елның 14 февраленнән 08 июненә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы тарафыннан «Туган (татар) теле һәм туган телдә әдәбият» фәнен укыту теориясе һәм методикасы» белгечлеге буенча 270 сәгать күләмендә Россия Федерациясе субъектлары мәгарифе эчтәлегенең этномәдәни татар компоненты булган белем бирү оешмалары укытучыларын яңадан һөнәри әзерләү программасы гамәлгә ашырылды. Россия Федерациясенең 15 төбәгеннән 25 педагог белем алды.
2023 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартлары: гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде. Конференция башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль төп гомуми белем бирү программасын гамәлгә керткәндә һәм гамәлгә ашырганда муниципаль белем бирү системаларына методик ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында коррупциягә каршы торуга багышланган әдәбият күргәзмәсе уза. Коррупциягә каршы тәрбия, мәктәпнең коррупциягә каршы программасы, коррупциягә каршы мәдәният формалаштыру, коррупциягә каршы сәясәт һ. б. турында мәкаләләр булган вакытлы басмалар тәкъдим ителә.
2023 елның 22 июнендә Татарстан Республиасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы Татарстан Республикасы башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары: гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыруның методик аспектлары» республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрде.
2023 елның 17 июнендә «Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында цифрлы белем бирү практикасы» башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).
Барлык катнашучыларны котлыйбыз!
«Методик берләшмәнең иң яхшы җитәкчесе - 2023» республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурста җиңүчеләр исемлеге белән Татарстар Республикасы Мәгарифне үстерү институтының 2023 елның 15 июнендәге 318 номерлы боерыгына кушымтада танышырга мөмкин.