• Русский
  • Татарча

«Машук» белем үзәгендә өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү белән идарә итүнең заманча алымнары турында фикер алыштылар

«Машук» белем үзәгендә өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү белән идарә итүнең заманча алымнары турында фикер алыштылар

2026 елның 11-14 октябрендә «Машук» Белем үзәгендә (Пятигорск шәһәре) «Өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү белән идарә итүнең заманча алымнары» дигән масштаблы белем бирү чарасы узды. Өстәмә һөнәри педагогик белем бирү системасының 100дән артык вәкиле — төбәк мәгарифне үстерү институты ректорлары һәм проректорлары — өстәмә һөнәри белем бирү системасын үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу һәм якын киләчәктә эшнең төп векторларын билгеләү өчен федераль мәйданчыкта җыелдылар.

Чара программасы югары эксперт дәрәҗәсе һәм практик юнәлешле булуы белән аерылып торды. Катнашучыларның игътибар үзәгендә стратегик мәсьәләләр дә (2036 елга кадәр Россия үсешенең милли максатларын өстәмә һөнәри белем бирү системасы бурычларына трансляцияләү, илнең кадрлар суверенитетын тәэмин итү) һәм зур мәгълүматлар белән идарә итү, белем бирү сыйфатын бәяләү, белем бирү эшчәнлегендә ясалма фәһем технологияләрен куллану кебек конкрет эш кораллары да булды.

Спикерларның чыгышлары аеруча кызыксыну уятты, аларның докладлары форумның бөтен программасына эчтәлекле юнәлеш бирде. РФ мәгариф министры урынбасары Ольга Павловна Колударова 2036 елга кадәр милли максатларны өстәмә һөнәри белем бирү системасы бурычларын да  гамәлгә ашыру турындагы доклад белән чыгыш ясады. Дәүләт мәгариф университеты ректоры Наталия Александровна Наумова, экосистемалы хезмәттәшлекнең мөһимлегенә басым ясап, ИРОның максатчан моделен федераль өстенлекләр контекстында педагогик кадрлар үстерүнең төбәк стратегиясен формалаштыру механизмы буларак тәкъдим итте. Сәяси фәннәр докторы, «Социаль тикшеренүләр экспертлык институты» (ЭИСИ) автоном коммерцияле булмаган оешмасының агарту эшчәнлеге департаменты җитәкчесе Анна Владимировна Селезнева Россия дәүләтчелегенең кыйммәтләренә һәм дөньяга караш нигезләрен яктыртты, бу катнашучыларга өстәмә һөнәри белем бирү системасының тәрбияви потенциалын киңрәк гуманитар контекстта аңларга мөмкинлек бирде.

Программаның гамәли юнәлешле блогы мәктәпкәчә белем белем бирү оешмалары педагоглары өчен интерактив методик чаралар тәкъдим иткән Бала үсеше институты директоры Елена Николаевна Приступа чыгышы һәм федераль ориентирлардан төбәк карарларына күчү һәм педагогик кадрларга  ярдәм күрсәтүнең нигезе буларак белем бирү сыйфатын бәяләү турында сөйләгән В.С. Леднев исемендәге ИСМО директоры вазифаларын башкаручы Максим Александрович Костенко чыгышы белән тәкъдим ителде.

Программаның технологик юнәлешен «Белем бирү эшчәнлегендә ясалма фәһем кораллары» дигән мастер-класс үткәреп, «Яндекс Учебник»ның  академик директоры Роман Сергеевич Левин ачып җибәрде. Чыгышында ул ясалма фәһемне мәктәптә укыту процессына кертүнең гамәли мисалларын күрсәтте һәм технологияләрнең укытучыга ярдәм итүен, иҗади фикерләүне үстерүгә этәргеч бирүен һәм педагогик иҗат өчен яңа мөмкинлекләр ачуын ассызыклады.

Татарстан Республикасын федераль мәйданчыкта Татьяна Владимировна Яковенко — Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәгълүмати технологияләр һәм цифрлы трансформация буенча проректоры, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Роза Искәндәр кызы Шәяхмәтова тәкъдим итте. Әлеге чара һөнәри диалог, төбәкләрнең алдынгы тәҗрибәләре белән уртаклашу һәм заманча чакыру ташлау шартларында өстәмә һөнәри белем бирү системасын үстерүгә карата уртак алымнар формалаштыру өчен мөһим мәйданчыкка әверелде.

Фотогалерея: