7 октябрь, 2026 - 18:58

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының уку залында яңа басмалар күргәзмәсе үткәрелә.
Күргәзмәдә түбәндәге басмалар тәкъдим ителде:
- Россия һәм Бөек Ватан сугышы, борынгы дөнья, XVI-XVIII һәм урта гасырлар тарихы буенча «Руссика» иллюстрацияле энциклопедияләре;
- урта һәм өлкән мәктәп яшендәге балалар өчен «Искусство» энциклопедиясе;
- «Детская энциклопедия «Я познаю мир» сериясе;
- Бик күп сирәк иллюстрацияле «Русская история в жизнеописаниях ее главнейших деятелей» китабы;
- мифологик һәм рус-татар сүзлекләре;
- төп һәм урта мәктәп курсы өчен барлык фәннәр буенча укучы белешмәлеге;
- «Крестоносцы» мәктәп юл күрсәткече;
- рус тарихы геройлары һәм Россия полководецлары турында басмалар;
- А.В. Суворовның полководец автобиографиясе язылган «Наука побеждать» китабы;
- У. Шекспирның әсәрләреннән ике томлык җыентык;
- «Императрица и аббат. Неизданная литературная дуэль Екатерины II и аббата Шиппа д’Отероша» китабы һ.б.
Әлеге басмаларны институт китапханәсе фондына Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Солтанова Мәдинә Равил кызы бүләк итте.




