• Русский
  • Татарча

«Россия – минем офыкларым» курсының «Югары технологияле авыл хуҗалыгы» темасына төбәк компонентының методик материаллары кулланылышка әзер

«Россия – минем офыкларым» курсының «Югары технологияле авыл хуҗалыгы» темасына төбәк компонентының методик материаллары кулланылышка әзер

Хөрмәтле педагоглар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Татарстан Республикасында югары технологияле авыл хуҗалыгы» темасына «Россия – минем офыкларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсының төбәк компоненты дәресләрен үткәрү өчен методик материалларның тулы комплекты әзер булуы турында хәбәр итә.

Материаллар 6-11 сыйныф укучыларының яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән һәм дәресләрнең өч варианты, презентацияләр, видеоматериаллар һәм педагоглар өчен белешмә мәгълүматтан гыйбарәт.

«Россия – минем офыкларым» курсының төбәк компоненты — мәктәп укучылары өчен реаль предприятиеләр, актуаль һөнәрләр һәм конкрет белем бирү маршрутлары призмасы аша Татарстан икътисадының төп тармаклары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек.

«Югары технологияле авыл хуҗалыгы»  темасы укучылар алдында республиканың заманча агросәнәгать комплексын «кырлар һәм тракторлар»  буларак түгел, ә дроннар, ясалма интеллект, роботлаштырылган фермалар һәм цифрлы платформалар эшли торган фәнни тармак буларак ача.

Йөкләп алу өчен материаллар түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: http://www.irort.ru/ru/node/9780

Фотогалерея: