• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре мөдирләренең һәм өлкән тәрбиячеләрнең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре мөдирләренең һәм өлкән тәрбиячеләрнең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2026 елның 21 сентябреннән 2 октябренә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге тарафыннан «Кадрлар белән эшләү. Балалар бакчасы педагогларының шәхси һәм һөнәри компетенцияләрен үстерү белән идарә итү» (куратор – Рафикова Эльвира Феликс кызы, һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлегенең фәнни хезмәткәре) мәктәпкәчә белем бирү оешмасы мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләр өчен квалификация күтәрү програмасы тормышка ашырылды. Программа кысаларында педагогик хезмәткәрләр белән эшләүнең норматив-хокукый документлары буенча теоретик дәресләр дә, педагогларның һөнәри компетенцияләрен үстерүнең заманча технологияләреннән торган практик блок та булды. «Лидерлык», «Командада эшләү», «Нәтиҗәгә омтылу», «Планлаштыру», «Конфликтлар белән идарә итү», «Тәнкыйди фикерләү» һөнәри компетенцияләрен үстерү буенча тренинглар үткәрелде.

Һөнәри компетенцияләрне даими яңарту педагогик коллективларга заманча мәсьәләләрне уңышлы үтәргә, үсеп килүче буынга сыйфатлы тәрбия бирергә һәм укыту-тәрбия процессында югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.

Уку йомгаклары буенча мәктәпкәчә белем бирү оешмасы җитәкчеләре һәм өлкән тәрбиячеләр үзләштергән белемнәрнең һәм  инструментларның киләчәктәге эшчәнлектә югары практик кыйммәтен билгеләп үттеләр, оештыручыларга һәм укытучыларга зур рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: