• Русский
  • Татарча

Санкт-Петербургтагы «ДиректориУм»

Санкт-Петербургтагы «ДиректориУм»

Казан шәһәре мәгариф учреждениеләре директорлары – «ДиректориУм» проектында катнашучылар – «Мәгариф оешмасының медиа имиджы белән стратегик идарә итү: гамәли инструментлар, мәктәп брендын үстерү өчен үзара хезмәттәшлек кагыйдәләре һәм мөмкинлекләр» квалификация күтәрү курсын уңышлы үттеләр.

Укыту модульле принцип буенча төзелгән һәм һәркайсының үз үзенчәлеге булган өч этаптан тора – хокукый аспектларны онлайн форматта үзләштерүдән алып Санкт-Петербургның иң яхшы мәктәпләрендә стажировкага һәм республика медиахолдингы эше белән практик танышуга кадәр.

Программаның беренче модуле мәктәпнең мәгълүмати ачыклыгының хокукый һәм гамәли аспектларына багышланган иде. Эш барышында директорлар заманча медиа киңлекнең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар: социаль челтәрләрне җитәкче инструменты буларак куллану, һөнәри яктан сынап карау өчен мәктәп медиастудияләре булдыру, сыйфат билгесе буларак грант ярдәме күрсәтү, шулай ук мәктәпне ачыклык аша танытуда җитәкченең роле.

Икенче модуль – Санкт-Петербург, иң яхшы мәктәпләрдә стажировка.

2026 елның 28-30 сентябрендә программада катнашучылар укуларын Санкт-Петербургта дәвам иттеләр, анда мәгариф оешмаларының медиаимиджын формалаштыруның иң яхшы тәҗрибәләрен өйрәнделәр. Стажировка программасы Богатенкова Наталья Владимировна җитәкчелегендә СПб АППО Мәгариф идарәсе институты тарафыннан оештырылды.

Тыңлаучылар «Мәктәп имиджы: концепция һәм таныту» темасына Санкт-Петербургның «777 нче ИТШ» ДБББУ эш тәҗрибәсе белән таныштылар. Алып баручылар булып СПб АППО Мәгариф идарәсе һәм икътисады кафедрасы доценты Гвильдис Татьяна Юрьевна  һәм «777 нче ИТШ»  ДБББУ директоры Князева Вера Владимировна чыгыш ясады. Катнашучылар Санкт-Петербургның Невский районы ДБББУ 707 нче номерлы мәктәбендә булдылар, анда «Мәктәп шәһәр кебек: ничек итеп белемнәрне компетенциягә әйләндерергә» дигән тема буенча фикер алыштылар, мәктәпнең директоры – Жемчуева Кермен Александровна. Аннары стажировка «239 нчы Президент физик-математик лицее» Дәүләт бюджет типик булмаган белем бирү учреждениесендә «Нәтиҗәле мәктәп: тарих, бүгенге көн, киләчәк» темасына дәвам итте (җаваплылар Савинова Наталья Алексеевна, пед. ф. к., АППО СПб Мәгариф идарәсе һәм икътисады кафедрасы мөдире вазифаларын башкаручы, һәм Пратусевич Максим Яковлевич, 239 нчы Президент физик-математик лицее директоры).

«М.Ю. Лермонтов исемендәге 280 нче лицей» Дәүләт бюджет типик булмаган белем бирү учреждениесендә СПб базасында көн темасы: «Россиянең мәгариф суверенитеты өчен инновацион чишелешләр» (җаваплы: Топунова Марина Клайдовна, лицей директоры).

АППО СПб мәгариф проектларын үстерү бүлеге башлыгы Богатенкова Наталья Владимировна, ТР Мәгарифне үстерү институтының инновацион һәм фәнни эш буенча проректоры Шәмсетдинова Лариса Петровна һәм педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы доценты Хисмәтова Лилия Котдус кызы нәтиҗәләр ясады.

Программаның соңгы этабы «Мәгариф» журналы редакциясе белән берлектә ТР Мәгарифне үстерү институты оештырган «Татмедиа» медиахолдингына сәяхәт булды. Катнашучылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясендә, «Сабантуй» газетасында, «Тәртип» радиосында һәм «Мәгариф» журналында булдылар, студияләрнең техник яктан җиһазландырылуы һәм материаллар әзерләү үзенчәлекләре белән таныштылар.

Конференц-залда мәктәпләр һәм массакүләм мәгълүмат чараларының үзара бәйләнеше турында диалог (әңгәмә) булды. Медиа директоры А.З. Исмәгыйлева хезмәттәшлек векторларын һәм мәктәп тирәсендә сыйфатлы мәгълүмат кыры формалаштыруның мөһимлеген билгеләде. «Татмедиа» филиалы «Мәгариф» редакциясе җитәкчесе Г.Р. Закирова «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларында медиа-хәрәкәтнең гамәли инструментлары белән уртаклашты.

Казанның 179 нчы гимназиясенең тәрбия буенча директор киңәшчеләре Д.Р. Садретдинова һәм Д.В. Ермолаева системалы тәрбия эше аша мәктәп имиджын таныту тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. ТР Мәгарифне үстерү институты доценты Л.К. Хисмәтова мәгариф оешмаларының абруен ныгыту өчен мәктәпләрнең республика массакүләм мәгълүмат чаралары белән актив хезмәттәшлек итүенең мөһимлеген ассызыклады.

Барлык өч модуль дә тәмамлангач, программа тыңлаучылары бертавыштан курсларның оештырылуын һәм эчтәлеген югары бәяләделәр. Мәктәп директорлары программа төзелешенең уйланылган логикасын һәм гамәли юнәлешен билгеләп үттеләр. Катнашучылар программаның авторы һәм курс кураторы Л.К. Хисмәтовага укуның барлык этапларында тирән эчтәлеге, профессиональ ярдәм һәм югары методик тәэмин ителеше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Директорлар ассызыклаганча, программаның мондый югары сыйфаты Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты командасының җайга салынган гамәлләре һәм һөнәри эшчәнлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды, һәм курсны оештырган, укыту өчен уңайлы шартлар тудырган һәм һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр биргәне өчен институтка ихлас рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: