• Русский
  • Татарча

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итү турында Указга кул куйды

Рөстәм Миңнеханов Татарстанда 2027 елны Минтимер Шәймиев елы дип игълан итү турында Указга кул куйды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында 2027 елны Минтимер Шәрип улы Шәймиев елы дип игълан итү турындагы Указга кул куйды.

«Татарстан Республикасы дәүләтчелеген торгызудагы зур казанышларны һәм Татарстан Республикасының сәяси, социаль-икътисади үсешенә зур шәхси өлеш кертүен исәпкә алып, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиевка  ихтирам күрсәтеп, 2027 елны Татарстан Республикасында Минтимер Шәрип улы Шәймиев елы дип игълан итәргә карар кылдым», – диелгән Указ текстында.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына бер ай эчендә оештыру комитетын төзеп, аның составын расларга, ә өч ай эчендә төп чаралар планын эшләргә һәм расларга кушты.

Исегезгә төшерәбез, киләсе елда Минтимер Шәймиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

ТР Рәисе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча