• Русский
  • Татарча

«Мәктәп китапханәләрен модернизацияләү: яңа компетенцияләр һәм заманча практикалар» республика семинары

«Мәктәп китапханәләрен модернизацияләү: яңа компетенцияләр һәм заманча практикалар» республика семинары

2026 елның 29 сентябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе МАКС платформасында видеоконференцэлемтә режимында «Мәктәп китапханәләрен модернизацияләү: яңа компетенцияләр һәм заманча практикалар» республика семинарын үткәрде.

Семинарның максаты: мәктәп китапханәләрен модернизацияләү шартларында яңа һөнәри компетенцияләр формалаштыру һәм заманча китапханә практикаларын кертү.

Чарага онлайн рәвештә 220 кеше кушылды: укытучылар, мәгариф бүлекләренең (идарәләренең) белем бирү процессын ресурслар белән тәэмин итү методистлары, мәктәп китапханәләре мөдирләре, педагог-китапханәчеләр, мәктәп китапханәчеләре.

Семинарда: 

  • Хаҗиева Елена Васильевна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең китапханә-мәгълүмат белән тәэмин итү секторы мөдире, «Мәктәп китапханәләрен модернизацияләүнең төп юнәлешләре» темасына;
  • Громовик Ирина Геннадьевна, «Детская литература»  нәшриятының әйдәп баручы методисты, мәктәп китапханәләре белән эшләү кураторы, БИС эксперты, «Класстан тыш уку исемлегенә кергән китапларның метапредмет ресурсы» темасына; 
  • Васина Марина Александровна, «Казан шәһәре Үзәк китапханә системасының «Гаилә» 27 нче филиалы» МБУКның китапханә мөдире «Иноагентлар тарафыннан булдырылган материаллар белән методик эш» темасына;
  • Шәехов Марат Рәшит улы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең социаль булмаган тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, «Педагог-китапханәче эшендә ясалма фәһем технологияләрен куллану» темасына;
  • Минһаҗетдинова Евгения Владимировна, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районының «Костенеев урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБББУ китапханәчесе, «Мәктәп китапханәләрен модернизацияләү шартларында авыл мәктәбе педагог- китапханәчесе: яңа рольләр һәм бурычлар» темасына чыгыш ясадылар.

Семинар барышында мәгълүмат-аналитика бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан мәктәп китапханәләрен модернизацияләү буенча онлайн-сораштыру үткәрелде. Чара азагында Натапова Наталья Валерьевна, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы, социология фәннәре кандидаты, әлеге сораштыру нәтиҗәләрен җиткерде.

Семинар югары фәнни-методик дәрәҗәдә үткәрелде. Спикерларның чыгышлары актуаль, материаллар заманча, эчтәлекле һәм чарада катнашучылар өчен файдалы булды.

Фотогалерея: