• Русский
  • Татарча

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Координация советы эшчәнлеге кысаларында «Укучыларның мотивациясен һәм белем бирү процессына җәлеп ителүен арттыру юллары: укучыларның өлгермәүчәнлегенең сәбәпләре» республика семинары

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Координация советы эшчәнлеге кысаларында  «Укучыларның мотивациясен һәм белем бирү процессына җәлеп ителүен арттыру юллары: укучыларның өлгермәүчәнлегенең сәбәпләре» республика семинары

2026 елның 25 сентябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Координация советы эшчәнлеге кысаларында «Укучыларның мотивациясен һәм белем бирү процессына җәлеп ителүен арттыру юллары: укучыларның өлгермәүчәнлек сәбәпләре» гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары өчен он-лайн режимда республика семинары үткәрде.

Семинарның төп максаты – уку нәтиҗәләре түбән булган гомуми белем бирү оешмаларына һәм уңайсыз социаль шартларда эшләүче гомуми белем бирү оешмаларына адреслы методик ярдәм күрсәтү.

Семинар ачык диалог мәйданчыгына әверелде, анда катнашучылар агымдагы мәсьәләләр турында фикер алыша, хокукый кыр кысаларында туган сорауларга җавап ала алды.

Укучыларны һәм педагогларны мотивацияләүгә, ата-аналар белән системалы эшләүгә аерым игътибар бирелде, ни өчен хәзерге балалар укырга яратмый дигән сораулар, белем бирү нәтиҗәләренең сыйфатын күтәрүнең уңышлы алымнары, укучыларның уку нәтиҗәләрен формалаштыруда социаль факторларның роле һәм башкалар каралды.

Семинар ахырында катнашучылар мондый чараларның мәгариф оешмасы җитәкчесенең һөнәри үсеше өчен бәяләп бетергесез ресурс булуына ышаныч белдерделәр.

Фотогалерея: