
Хөрмәтле коллегалар!
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе башлангыч сыйныф укучыларын тарихи агарту буенча «Тарихи хәтер» методик материаллар республика конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс Мәгариф оешмаларында тарихи агарту концепциясен гамәлгә ашыру чаралары кысаларында үткәрелә.
Конкурсның максаты – башлангыч гомуми белем бирү системасында тарихи агартуны гамәлгә ашыруга ярдәм итү.
Конкурста башлангыч сыйныфлар укытучылары; озайтылган көн төркемнәре педагоглары; башлангыч сыйныф мәктәп укучылары белән эшләүче өстәмә белем бирү педагоглары; башлангыч белем бирүне күзәтүче мәгариф оешмаларының тәрбия буенча киңәшчеләре, мәгариф бүлекләренең методистлары; мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының тәрбиячеләре, сыйныф җитәкчеләре һәм 5 нче сыйныф предмет укытучылары, башлангыч сыйныф дәрәҗәсендә тәрбия, мәгариф һәм агарту мәсьәләләре белән шөгыльләнүче башка оешмаларның гомуми белем бирү белгечләре катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен 2026 елның 17 октябренә кадәр сылтама буенча гариза тутырырга кирәк https://forms.yandex.ru/u/6ab4f0c949af470a35c010d9, конкурс адресына Конкурс эшен (яисә сылтама бирергә), түләү турында квитанциянең сканерланган вариантын номинация, исеме, атасының исеме, фамилиясен тамгалап (үрнәк: иң яхшы дәрес, Иванов А.Б.) sagiltal2022@mail.ru адресы буенча җибәрергә. Җибәрелә торган конкурс материаллары Нигезләмә таләпләренә туры килергә тиеш.
Чараны оештыручы: ТР Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы.
Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча координатор: Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы, «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы; тел. 89274059202, sagiltal2022@mail.ru


