• Русский
  • Татарча

Казанда Укытучыга һәйкәл ачтылар

Казанда Укытучыга һәйкәл ачтылар

Бүген Казанда Укытучыга һәйкәл ачтылар. Ул Укытучы йорты янындагы шул ук исемдәге скверда урнаштырылган. Скульптураны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм республика педагоглары катнашты.

«Кадерле укытучылар, сезнең һөнәри бәйрәмегез алдыннан без һәйкәл, сквер, Укытучылар йорты ачылу белән бәйле эшне төгәллибез. Болар барысы да укытучыга хөрмәт күрсәтү», – диде Миңнеханов җыелган халыкка.

Ул билгеләп үткәнчә, һәр кешенең шәхесен формалаштыруда ата-аналар гына түгел, балалар бакчалары һәм мәктәп укытучылары да зур роль уйный. «Шуңа күрә тормышта иң мөһиме – безнең аңны һәм киләчәгебезне формалаштыручы укытучылар. Конкуренциягә сәләтле булу өчен кирәкле белемнең сыйфаты һәм дәрәҗәсе дә мөһим мәсьәлә», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, олимпиадада җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча Татарстан өченче урында тора. Боларның барысы да, Миңнеханов сүзләренчә, укучыларны әзерләгән укытучыларның профессиональлеге нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Метшин өстәп әйткәнчә, Укытучыга һәйкәл кую барлык педагогларга хөрмәт күрсәтү булып тора. «Без системалы рәвештә мәгариф тармагына гына түгел, ә аңа бәйле барлык нәрсәләргә дә ярдәм итәбез. Без укытучыларыбыз һәм аларның эш нәтиҗәләре белән горурланабыз. Аларга иң мөһиме –балаларыбызның киләчәген ышанып тапшырабыз. Һәм алар үз йөрәкләрен балаларга багышлый», –  дип белдерде ул.

Шәһәр башлыгы Татарстан Рәисенә укытучыга һәйкәл ачу идеясен хуплавы һәм укытучы йортын заманча җиһазландыруы өчен рәхмәт белдерде. «Биредә сез яңа белемнәр ала, чиксез Ватаныбызның, шулай ук башка илләрнең хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алачаксыз. Һәм бүген сез Идел буенда гына түгел, Россиядә генә түгел, аннан читтә дә үрнәк булып торасыз», – дип мөрәҗәгать итте ул педагогларга.

Скульптура композициясенә укытучы, мәктәптә  укучы кыз, мәктәптә укучы малайның бронза сыннары һәм гранит пьедесталда китап куелган колонна керә. Ул белем бирү процессын гәүдәләндерә: укучыларны җитәкләгән  укытучы – ярдәм һәм таянычны, ә үзәктәге китап – мәгърифәтне гәүдәләндерә.

Идея авторы – ТР халык рәссамы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Вәлиуллин. Скульптуралар авторы – Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин.

Укытучыга һәйкәл урнашкан яңартылган Мәгариф хезмәткәрләре йорты сентябрь башында ачылды. Ул педагогларның һөнәри осталыгын күтәрү буенча уникаль мәйданчыкка әйләнде. Авария хәлендә булган 1900 елда төзелгән тарихи бинаны реконструкцияләү 2024 елда Казан мэры инициативасы белән башланган.

Учреждение педагогик бергәлекләрнең штаб-фатирына, укыту, тәҗрибә уртаклашу һәм фикер алышу урынына, шулай ук укытучыларның ял итү һәм шәхси аралашу мәйданчыгына әверелде.

Аның эше дүрт төп юнәлеш буенча төзеләчәк: Лидерлык үзәге, педагогик остаханә, R&D үзәге, HR-үзәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча