
2026 елның 7 сентябрендә Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты Гыйләҗева Л.Г. «Сәлам!» укыту-методик комплексы буенча эш үзенчәлекләре» темасына доклад белән «Марий Эл Республикасы Өстәмә һөнәри белем бирү ДБУ» мари мәгариф институты», Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәге тарафыннан үткәрелә торган республика семинарында чыгыш ясады.
Семинарның максатчан аудиториясе: Татарстан Республикасы, Чуваш һәм Удмуртия Республикалары дәреслекләре авторлары катнашында Мари теле һәм әдәбияты укытучылары, Мари Эл Республикасының төбәк укыту-методик комплекслары авторлары.
Максат: федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләре нигезендә региональ укыту-методик комплекс төзү өлкәсендә авторларның һөнәри компетентлыгын камилләштерү.


