• Русский
  • Татарча

«Мәгариф системасында тарихи-мәдәни объект буларак халык костюмын өйрәнү» темасына түгәрәк өстәл

2020 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Мәгариф системасында тарихи-мәдәни объект буларак халык костюмын өйрәнү» темасына түгәрәк өстәл үткәрә, аның кысаларында төрле дәрәҗә мәгариф учреждениеләренең белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда халык костюмын өйрәнү мәсьәләләре каралачак; мәгариф һәм мәдәни-ял итү учреждениеләре практикасында халык костюмын куллану тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк; матди мәдәният объекты буларак халык костюмын өйрәнгәндә мәгариф системасында комплекслы якын килү принциплары эшләнеләчәк.

Түгәрәк өстәлнең төп спикерлары булып этномәдәни мәгариф һәм тәрбия, музей педагогикасы өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, дизайнерлар чыгыш ясаячак.

Түгәрәк өстәл түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 68 йорт (актлар залы). Үткәрү вакыты: 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, катнашучыларны теркәү 13.30 сәгатьтә башлана.

Катнашу өчен 2020 елның 22 гыйнварына кадәр yablonya71@yandex.ru электрон почтасы адресына гариза юлларга кирәк.

Модератор - социаль-гуманитар дисциплиналар кафедрасы өлкән укытучысы Кондратьева Наталья Борисовна; телефоннар: 8(843) 238-02-24, 8-9050-23-73-52.
«Мәгариф системасында тарихи-мәдәни объект буларак халык костюмын өйрәнү» мәгълүмат хаты