• Русский
  • Татарча

«Заманча мәктәпнең полилингваль мохите» чит телләр укытучыларының республика форумы

2019 елның 13 декабрендә чит телләр укытучыларының «Заманча мәктәпнең полилингваль мохите» республика форумы булды. Казан шәһәре округларының, Яр Чаллының, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының иң яхшы педагог хезмәткәрләре мәктәптә чит телле мәгарифне модернизацияләүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

“Заманча мәктәпнең полилингваль мохите” форумында катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Р.Т. Борһанов сәламләде. Республиканың мәктәп чит телле мәгарифен хәл итү юлларын һәм проблемаларын Т.Т. Федорова, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы яктыртты.

Республика форумының «Инглиз теле», «Француз теле», «Немец теле», «Кытай теле», «Испан теле» секцияләрендә 250 катнашучы чит телләр буенча олимпиада хәрәкәте, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек мәсьәләләре, чит телләрне укытуның нәтиҗәле ысуллары турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы мәгариф системасы үсеше өчен керткән шәхси өлешләре өчен форумда республиканың педагог хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Фотогалерея