
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «Авыл укытучысы» федераль программасы кысаларында педагоглар өчен өстәмә конкурс сайлап алу башлануы турында хәбәр итә.
Бу инициатива 50 меңгә кадәр халкы булган авыл мәктәпләренә, эшчеләр поселокларына һәм кече шәһәрләргә квалификацияле белгечләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
2025 елның 1 гыйнварыннан «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектына кергән «Авыл укытучысы» программасы авыл мәктәпләрендә педагогик кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итә. Сайлап алу конкурсында катнашкан укытучыларга бер мәртәбә 1 млн сум күләмендә компенсация түләнә.
Сайлап алуны үткәрү сроклары:
- Гаризаларны кабул итү һәм теркәү: 29 июньнән 8 июльгә кадәр.
- Документларга эксперт бәяләмәсе: 13 июльдән 15 июльгә кадәр.
- Җиңүчеләрне билгеләү: 16 июльдән 18 июльгә кадәр.
- Дәгъва итүчеләр рейтингын урнаштыру: вәкаләтле органның һәм региональ операторның рәсми сайтларында 20 июльдән 21 июльгә кадәр.
- Катнашу өчен порталда zemteacher.apkpro.ru/ 2026 елның 8 июленә кадәр берәр туры килгән вакансиягә гариза тутырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан федераль программаны гамәлгә ашыруда 2020 елдан бирле актив катнаша. Бу вакыт дәвамында республикага илебез төбәкләреннән 53 укытучы килде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча


