• Русский
  • Татарча

Партнерлардан мәгълүмат: «Киләчәкне бергә төзегәндә» һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

Партнерлардан мәгълүмат: «Киләчәкне бергә төзегәндә» һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) сәләтле балалар өчен химияне тирәнтен өйрәнә торган лицей-интернат — Татарстан Республикасының Дубровка бистәсендәге КНИТУ филиалы белән берлектә «Киләчәкне бергә төзегәндә» һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

Конкурс табигый-фәнни цикл фәннәрен укытуда инновацион алымнар кертүче педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итүгә һәм аларны бүләкләүгә юнәлдерелгән.

Төп мәгълүмат:

  1. Конкурсны үткәрү вакыты: 2026 елның 01 апреленнән 30 октябренә кадәр.
  2. Гаризалар һәм материалларны кабул итү: 2026 елның 31 июленә кадәр.
  3. Катнашучылар: төрле типтагы һәм төрдәге мәгариф учреждениеләренең гомуми һәм урта һөнәри белем бирү системасы педагогик хезмәткәрләре.

Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

  1. Химияне укыту авторлык методикасы;
  2. Химия буенча сыйныфтан тыш чара;
  3. Укучылар белән индивидуаль эш;
  4. Химия буенча лаборатор практикум;
  5. Химиядән фәнни эксперимент;
  6. Укытучы, предприятие остазы һәм укучының проект эшчәнлеге;
  7. Дәрес.

Конкурста катнашу өчен катнашучы гаризасын, конкурс эше файлын һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын үз эченә алган документлар пакетын әзерләргә һәм аны түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: vgh2026@yandex.ru.

Нәтиҗәләр ясау һәм эксперт комиссияләре эше 2026 елның 01 августыннан 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре рәсми рәвештә оештыручыларның һәм партнерларның мәгълүмат ресурсларында бастырылачак: www.kstu.ru, www.irort.ru, https://mon.tatarstan.ru/.

Тулырак мәгълүмат белән конкурс нигезләмәсендә танышырга мөмкин

Теркәлү формасы