• Русский
  • Татарча

Рус теленнән күчмә белем бирү семинары

2019 елның 12 нче декабрендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан рус теле укытучылары өчен ТР Чүпрәле муниципаль районының Иске Чүпрәле авылында урнашкан 1 нче номерлы Иске Чүпрәле гомуми белем бирү учреждениесендә "Укучыларны ГИА форматларына әзерләүнең актуаль мәсьәләләре" темасына күчмә белем бирү семинары үткәрелде.

Семинар эшендә район мәктәпләре укытучылары катнашты.

Семинар барышында 2020 елда рус теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә укучыларны әзерләү мәсьәләләре каралды.

Укытуны социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты А.В. Михеев һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Д.Р. Колосов үткәрделәр.

Семинар ахырында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.

Фотогалерея