
Татарстан Республикасында информатика укытучылары өчен квалификация күтәрү программасы старт алды. Бу ЯИ үсешенең 2030 елга кадәр исәпләнгән масштаблы программасының төп юнәлешләренең берсе. Республикада барлык 623 информатика укытучысы укыячак.
Квалификация күтәрү программасы Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, «21 нче мәктәп», Казан федераль университеты һәм Иннополис Университеты тарафыннан эшләнгән. Дәресләрдә укытучылар GigaChat нейрочелтәре, «ГосПромпт» сервисы һәм башка инструментлар белән эшләргә өйрәнәчәк.
Укытучылар хәзер үк ЯИ-түгәрәкләр алып баруга гариза тутыра алачак. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча иң яхшы 239 укытучы 1 сентябрьдән Татарстанның 100 мәктәбендә түгәрәкләр алып барачак. ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов укытучыларга уңышлар теләде һәм барлык теләге булганнарны ЯИ-түгәрәкләр алып баруга гариза тутырырга чакырды.
Ел саен ЯИ-түгәрәкләргә 5-8 сыйныфларның 3,5 меңнән артык укучысы йөриячәк. Бу теоретик курс түгел, ә гамәли дәресләр, балалар шунда ук технологияләр белән эшли.
Программа баскычлап төзелә:
- 5-6 нчы сыйныфлар нейрочелтәрләр белән эшләргә, сорауларны дөрес формалаштырырга, җавапларны тикшерергә һәм гади проектлар — текстлар, сурәтләр, презентацияләр төзергә өйрәнәчәк. Мәсәлән, бала модельне мәчене эттән аерырга өйрәтә яки математика буенча теманы аңлата торган ЯИ-ярдәмче ясарга өйрәнә алачак.
- 7 нче сыйныф укучылары үз ЯИ-системаларын һәм агентларын булдыруга күчәчәк.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча



