
15 майда Адымнар-Түбән Кама МБББУ базасында мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында «Мәктәптәге мәгариф системасында табигый фәннәр һәм инженерлык практикалары: нияттән алып нәтиҗәгә кадәр» темасына секцион утырыш булды.
Чара барышында педагоглар мәктәпләргә фәнни-методик ярдәм күрсәтүнең муниципаль моделен үстерүнең уңышлы тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр.
Программада ике төп мәгънә блогы каралган иде. Беренче блок кысаларында тематик төркемнәр эше оештырылды. Катнашучылар мәктәптәге белем бирү программасының укучыларда һөнәр сайлауга нигез булуын раслаучы уңышлы карарларны тәкъдим иттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ачык дәресләрдә педагоглар табигый-фәнни грамоталылыкны үстерү өчен нәтиҗәле инструментарийны тәкъдим иттеләр: укучылар фәнни белемнәрне тормыштагы мәсьәләләрне хәл итү өчен ничек кулланырга икәнлеген практикада күрсәттеләр. Программаны фәнни дисциплиналарга карата тотрыклы кызыксыну арттыру алгоритмнарына һәм пассив укытудан актив эзләнүгә күчүгә багышланган мастер-класслар һәм стенд докладлары тәмамлады. Профессиональ берләшмә экспертлар белән ачык диалог форматында чыгарылыш сыйныф укучыларының социаль партнерлык хисабына конкурентлык сәләтен арттыру механизмнары, шулай ук «һөнәрдә эшләп карау» һәм яшүсмерләрнең үзбилгеләнүендә проект-тикшеренү эшчәнлегенең роле турында фикер алышты.
Программаның гамәли өлеше күчмә мини-лекцияләр һәм трансферлар форматында Түбән Каманың төп көллиятләре, «ЦТТиП» МББ МАУ, «СИБУРИНТЕХ-НК» уку үзәге мәйданчыкларында гамәлгә ашырылды. Экскурсия блогы кысаларында «Мәктәптә минем беренче эшче һөнәрем» проектын гамәлгә ашыру практикасы тәкъдим ителде.
Катнашучыларны аеруча интерактив демонстрацион мәйданчыкларда булу кызыксындырды. Танып-белү һәм тикшеренү эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларда табигый-фәнни белемнәр формалаштыруга багышланган секциядә экспозициянең аерым блогын оештыручылар фәнне көндәлек тормышта популярлаштыруга багышладылар.
Икенче блок — пленар өлеш — Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александра Офицерованың сәламләү сүзе белән башланып китте. Ул әлеге чараны Түбән Кама территориясендә үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте, киләсе елга төп бурычларны билгеләп, утырыш тематикасының актуальлеген ассызыклады.
ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова үз чыгышында укытучының, мәктәп командасының һәм методик хезмәтләрнең илнең технологик лидерлыгына ирешүдәге ролен билгеләде.
Районның практик тәҗрибәсен Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хуҗин тәкъдим итте, ул төзелгән җөйсез һөнәри юнәлеш бирү муниципаль системасы турында җентекләп сөйләде.
Әйдәп баручы спикерлар — югары уку йортлары укытучылары Дмитрий Болматенков, Руслан Лучкин, Анна Гедмина, Наталья Самыкина, Шамил Шиһапов һәм «Иннополис» лицее директоры Арман Костанян — уникаль гамәли кейслар белән уртаклаштылар, укытучыларга заманча технологияләрне үзләштерергә ярдәм иттеләр һәм укучыларны җәлеп итүнең интерактив форматларына өйрәттеләр. Шулай ук катнашучыларда «Знание» («Белем») Россия җәмгыяте лекторларының чыгышы да кызыксыну уятты. Анна Гедмина һәм Наталья Самыкина тыңлаучыларга аудиториядә җанлы кызыксыну уяткан актуаль темаларны тәкъдим иттеләр. Мондый чыгышлар педагогларның методик арсеналын баетып кына калмый, бәлки талчыгу проблемасын нәтиҗәле хәл итеп, һөнәри үсеш өчен көчле импульс та бирә. Әйдәп баручы спикерлар тәҗрибәсен мәктәп практикасына интеграцияләү уку процессын оператив рәвештә модернизацияләргә мөмкинлек бирә һәм турыдан-туры укучыларның академик нәтиҗәләрен күтәрә.
Чара «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты максатларына туры килә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча


