
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы хәбәр иткәнчә, педагог һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру, укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү максатларында Россия Мәгариф министрлыгы «Россия» телеканалы белән берлектә, «ВКонтакте» компаниясенең мәгълүмати ярдәме белән, «Классная тема» дигән телетамашасының яңа сезоны өчен катнашучылар сайлап алу (алга таба – Россиякүләм сайлап алу) башланды.
Хәзерге заман укытучыларына багышланган проект 2022 елда Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 24 сентябрендәге Пр-1808ГС номерлы йөкләмәсе буенча старт алды, ул киң җәмәгатьчелеккә безнең чорның иң алдынгы педагогларын тәкъдим итәргә, мөһим һөнәрнең абруен күтәрергә, заманча педагогиканың һәм аның иң төп өлеше – укытучыларның мөмкинлекләрен күрсәтергә тиеш.
Сайлап алуда математика, химия, биология, география, тарих, физика, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен алып баручы педагоглар катнаша ала. Дәгъвачыларга үзләренең профиль предметы буенча тест узарга һәм видеовизитка яздырырга кирәк булачак.
Сайлап алуда катнашуга гаризаны 2026 елның 31 маена кадәр Мәскәү вакыты белән 23:59 сәгатьтә социаль челтәрнең «Россия укытучылары» мини-кушымтасында тапшырырга мөмкин:
• «ВКонтакте»: https://vk.com/app51730148.
• «ВКонтакте» социаль челтәрендә рәсми берләшмә: https://vk.com/klassnayatemashow.
Консультация ярдәме kt@vfkr.ru электрон почтасы аша, https://vk.com/klassnayatemashow берләшмәсендә, «ВКонтакте» социаль челтәрендә: шулай ук кайнар линия телефоны буенча башкарыла: 8 (991) 338-91-08.


