• Русский
  • Татарча

Яңа ел каникулларына өй биремнәре: тикшерүдә вакытны экономиялибез

Хөрмәтле коллегалар!

2019 елның 18 декабрендә 16:00 сәгатьтә Мәскәү вакыты буенча «Яңа ел каникулларына өй биремнәре: тикшерүдә экономияләргә» төбәкара семинары узачак.

Вебинар «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном мәгариф учреждениесе һәм «ЯКласс» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять арасында килешүне гамәлгә ашыру кысасында уздырыла.

Семинарда катнашучылар цифрлы технологияләрдән файдаланып белем бирү процессын оештыруның үзенчәлекләре белән танышу мөмкинлеге алачак.

Тоташуга сылтама 18 декабрьдә 15:00 сәгатькә кадәр катнашучыларның теркәү формасында күрсәтелгән электрон адресларына җибәреләчәк. Онлайн-режимда тоташу 15.55 тән соң мөмкин булачак.

Теркәлүгә сылтама: https://www.yaklass.ru/webinars/new/homework

Эш нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар да сертификатлар алачак.