• Русский
  • Татарча

Дәреслекләр һәм китапханәләр: ел йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар

Дәреслекләр һәм китапханәләр: ел йомгаклары һәм 2026 елга бурычлар

18 февральдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова җитәкчелегендәге киңәшмәсе булды. Очрашуга узган ел йомгаклары буенча фикер алышу һәм киләчәккә ниятләрне билгеләү өчен дәреслекләр белән тәэмин итүне күзәтүче методистлар һәм бөтен республикадан мәгариф оешмалары вәкилләре җыелды.

Минзәлия Закирова сөйләвенә караганда, Татарстанда ел саен балаларыбызның киләчәгенә зур акчалар бүлеп бирелә – мәктәп дәреслекләре сатып алуга 900 миллион сумнан артык акча юнәлтелә. 2025 елда 5-7 сыйныфлар өчен һәм урта һөнәри белем бирү студентлары өчен тарих дәреслекләренә, шулай ук 6-11 сыйныфлар өчен хәрби тарих дәреслекләренә өстәмә акча бүлеп бирелде. Мәктәп китапханәчеләренең бөтенроссия дәрәҗәсендәге уңышларын шатланып билгеләп үтте. Аерым алганда: В.В. Путин йөкләмәсе буенча үткәрелгән Бөтенроссия конкурсларында Республиканы 22 районнан 43 белгеч тәкъдим итте, нәтиҗә  көтелгәннән дә яхшырак булды — 21 китапханәче конкурсның финалына чыкты! «Россиянең иң укый торган мәктәбе» бәйгесендә Югары Ослан мәктәбе китапханәче Екатерина Михайлова белән илебезнең иң яхшы 34 мәктәбе арасында мактаулы урын яулады. «Россиянең иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе» конкурсында төрле номинацияләрдә җиңделәр: Алабуга районының Костенеев мәктәбеннән Евгения Минһаҗетдинова кече мәктәпләр арасында, Мамадыш районыннан Ләйсән Мөбәрәкшина урта мәктәпләр категориясендә. Призлы урыннарны Саба районыннан Светлана Иванова һәм Сарман районыннан Зилия Сәхбетдинова яулады. Минзәлия Закирова конкурста катнашучыларга һәм мәгариф җитәкчеләренә ярдәмнәре һәм оештырулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Мәгариф бүлекләре, рәхмәт йөзеннән, Бөтенроссия конкурсларының 21 финалистына да чәчәкләр бүләк иттеләр.

Шулай ук киңәшмә барышында министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Шәрипова Алсу Сәмигулла кызы яңа уку елына тәкъдим ителгән дәреслекләр һәм әсбапларның төбәк исемлеген тәкъдим итте.

Министрлыкның белем бирү процессына укыту-методик ярдәм секторы мөдире Гайфуллина Ләйсән Атлас кызы 2025 елдагы эш нәтиҗәләре белән уртаклашты һәм 2026 елга федераль дәреслекләр белән тәэмин итү планын тәкъдим итте.

Министрлыкның дәүләт заказларын тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Хуббутдинова Лилия Гайнетҗан кызы сатып алулар өлкәсендәге яңалыклар турында сөйләде һәм бердәнбер тәэмин итүче белән контракт төзү буенча киңәшләр бирде.

Бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләр Екатерина Михайлова һәм Евгения Минһаҗетдинова үзләренең уңыш серләре белән уртаклаштылар, хезмәттәшләрен яңа казанышларга рухландырдылар.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча