
2026 елның 2 февралендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «2026 елда «Физика» предметы буенча укучыларны төп дәүләт имтиханына һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләүнең актуаль проблемалары» дигән Республика семинары үткәрелде. Чараны заманча белем бирү технологияләре һәм мәгарифне проектлау кафедрасы республикада төп белем бирү проектларының берсе – «ФизМат-алгарыш»ны гамәлгә ашыру кысаларында оештырды.
Семинар барышында «Физика» предметының гомуми белем бирү программалары буенча йомгаклау аттестациясенә бәйле практик мәсьәләләр җентекләп каралды:
- 2025 елда Татарстан Республикасында физика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләренә анализ ясалды;
- 2026 елда физика буенча бердәм дәүләт имтиханының структурасы, эчтәлеге һәм контроль-үлчәү материалларында бәяләү критерийлары аңлатылды;
- имтиханнарга әзерлекнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен «Просвещение» нәшрияты ресурслары һәм методик мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.
Катнашучылар алдында физикадан белем бирү өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясады:
- Физика буенча ТР дәүләт имтихан комиссиясе рәисе урынбасары, Казанның 131 нче номерлы лицееның югары квалификация категорияле укытучысы Юлия Валерьевна Синцова.
- КФУның Физика институтының гомуми физика кафедрасы өлкән укытучысы, ТР физика буенча фән комиссиясенең өлкән эксперты Эльвера Дамир кызы Шиһапова.
- «Просвещение» компанияләр төркеменең (Мәскәү шәһәре) физика буенча әйдәп баручы методисты Анастасия Александровна Пичкасова.
Бөтен республикадан килгән физика укытучылары үз белемнәрен яңартырга, чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләүдә яңа алымнар белән танышырга һәм танылган белгечләрдән практик тәҗрибә алу мөмкинлегенә ия булдылар. Семинар сораулар бирергә һәм актуаль проблемалар турында фикер алышырга мөмкинлек бирә торган интерактив форматта булды.
Бу чара һөнәри яктан диалог һәм Татарстан Республикасында физикадан белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән иң яхшы практикалар белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булды.






