• Русский
  • Татарча

Татарстанда «ФизХим алгарыш» проектын гамәлгә ашыруга 1,4 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Татарстанда «ФизХим алгарыш» проектын гамәлгә ашыруга 1,4 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк

Татарстанда бу уку елында «Физик-химик алгарыш» («ФизХим алгарыш») дигән яңа проект эшли башлады. Аны гамәлгә ашыруга 1,4 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Бу хакта журналистлар белән очрашуда ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Проект укытучыларга, укучыларга һәм мәктәпләргә ярдәм итүгә, шулай ук физика һәм химияне популярлаштыруга кагылышлы берничә юнәлешне үз эченә ала, дип сөйләде ул.

«30 мәктәп 1 млн сум, 30 мәктәп 600 мең сум грант алачак. 200 укытучыга бер тапкыр 240 мең сум түләү каралган. Мәктәп укучыларын физика һәм химиягә өйрәтүче югары уку йортларының 20 укытучысы 200әр мең сум алачак. Яхшы ярдәм килеп чыга», – дип ассызыклады Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Моннан тыш, республикада «Физика-математика алгарышы» республика проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул 2024 елда эшли башлады.

«Быел проектка 233 млн сум бүлеп бирелгән. Проект ярдәмендә узган уку елында 20 физика-математика сыйныфы ачылды. Бу уку елында да 20 сыйныф», – дип билгеләп үтте Һадиуллин.

Министр Татарстанда 564 химия укытучысы, 860 ка якын физика укытучысы һәм 623 информатика укытучысы эшләвен искәртте.
 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча