
2025 елның 5 декабрендә «Г.Тукай ис. Арча педагогика көллияте»ндә «Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим - 2025» рус телле тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы республика конкурсының йомгаклау этабы үткәрелде.
Конкурс Татарстан Республикасы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләренең һөнәри тәҗрибәсен трансляцияләү һәм аларның иҗади инициативасын үстерү, рус телле тәрбиячеләрнең татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үзләштерү сәләтләрен күрсәтү максатында үткәрелде. Анда Татарстан муниципаль районнарыннан 15 рус телле тәрбияче катнашты. Аларның һәркайсы «Мин шәхес» темасына визит карточкасы тәкъдим итте, «Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез!» уен-викторинасында катнашты, «Мин сиңа кызыклы уен өйрәтәм!» уенын күрсәтте.
Жюри эшендә ТР Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре
татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филол. фәннәре канд. Л.Г. Гыйләҗева һәм мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасының өлкән укытучысы Н.Р. Мифтахетдинова катнашты.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 26 нчы номерлы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе В.В. Винокурова конкурста абсолют җиңүче булды. Конкурс призерлары – Казан шәһәре Совет районының 68 нче номерлы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе С.Р. Хәсәнова һәм Түбән Кама муниципаль районының 93 нче номерлы муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе М.В. Еремеева, конкурста катнашучыларның калганнары төрле номинацияләрдә билгеләп үтелде.








