
2025 елның 28 ноябрендә кадет мәктәпләре тәрбиячеләренең квалификациясен күтәрү буенча «Кадет мәктәбе (кадет сыйныфы) тәрбиячесенең һөнәри эшчәнлеге үзенчәлеге» өстәмә һөнәри программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (кураторы – Хазбиева Лилия Илгиз кызы, асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясенең фәнни хезмәткәре).
Укыту барышында тәрбиячеләр тәрбия процессын оештыру мәсьәләләре буенча норматив-хокукый база, кадет мәктәпләре эшчәнлеге үзенчәлекләре белән таныштылар. Дәресләрнең эчтәлеге шулай ук педагогик хезмәткәрләрнең цифрлы, коммуникатив грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Квалификация күтәрү программасын үзләштерү кысаларында тәрбиячеләр «Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов ис. Казан кадет мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Тәрбияченең методик тупланмасы: укытуның һәм тәрбиянең заманча технологияләре» темасына стажировка үттеләр. Тыңлаучылар музей, эзләнү эшчәнлегенең алдынгы тәҗрибәсе белән таныштылар, нәтиҗәле аралашу буенча тренингта катнаштылар.
Укулар азагында тәрбиячеләр түгәрәк өстәл утырышында чыгыш ясадылар һәм педагогик эшчәнлек тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.
Укуга йомгак ясап, тыңлаучылар программаның югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм гамәли юнәлешле булуын, кураторның һәм укытучыларның һәр этапта игътибарлы һәм индивидуаль якын килүен билгеләп үттеләр.








