• Русский
  • Татарча

«Муниципаль методика хезмәте муниципаль белем бирү системасын уңышлы үстерү факторы буларак» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укуны тәмамлау турында

«Муниципаль методика хезмәте муниципаль белем бирү системасын уңышлы үстерү факторы буларак» квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы буенча укуны тәмамлау турында

17.11.2025 дән 29.11.2025 кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесендә 2025 елга дәүләт йөкләмәсе нигезендә бюджет нигезендә «Муниципаль методик хезмәт муниципаль мәгариф системасын уңышлы үстерү факторы буларак» өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы мәгариф бүлекләре (идарәләре) методистлары үз квалификацияләрен күтәрделәр.

 

Программа көндезге һәм читтән торып белем бирү формасында гамәлгә ашырылды.

Стажировка программасы Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча мәгълүмат-методика бүлекләре һәм «Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе  базасында уңышлы гамәлгә ашырылды.

Тыңлаучылар белгечләр җитәкчелегендә Федераль  дәүләт белем бирү стнадартлары һәм Федераль  төп гомуми  белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларында педагогик хезмәткәрләргә методик ярдәм күрсәтү системасы белән таныштылар:

  • Балякина Ольга Ивановна, «ТР Чистай муниципаль районы мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе  мәгълүмат-методика бүлеге башлыгы;
  • Бронникова Эльвира Камил кызы, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча «Муниципаль берәмлекнең идарә комитеты мәгариф идарәсе» муниципаль казна учреждениесе  мәгълүмат-методика бүлегенең укыту-методика секторы мөдире.

«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары буенча методик хезмәтләренә педагогларга һөнәри аралашу мөмкинлеге биргәннәре, җылы һәм кунакчыл кабул иткәннәре, методистларның стажировкасын югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерә.

Укулар йомгаклау аттестациясе -  әлеге укуларның фәнни җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Методик эшне үстерү бүлеге башлыгы Ольга Валерьевна Мартьянова җитәкчелегендә муниципаль методик хезмәтнең методик эшенә проектлы идарә итүгә һәм район (шәһәр) педагогик бергәлегенең инновацион эшчәнлегенә юнәлдерелгән индивидуаль проектларны яклау белән тәмамланды.

Укучылар программаның гамәли юнәлешле булуын билгеләп үттеләр; программаның эчтәлегендә методик эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре чагылыш тапкан һәм укыту процессын уйланылган һәм төгәл оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.

«Муниципаль методик хезмәт муниципаль белем бирү системасын уңышлы үстерү факторы буларак» квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программаны гамәлгә ашыру кураторы – М.Г. Мозаффарова, педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең методик эшне үстерү бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре.

Фотогалерея: