
2025 елның 25 ноябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе Казан шәһәре Совет районының «С.Х. Заһидуллина ис. 159 нче номерлы лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм җитәкче урынбасарлары өчен белем бирү сыйфатын бәяләүнең эчке системасы эшләвен тәэмин итү буенча «Мәктәптә белем бирү сыйфаты белән идарә итүдә заманча алымнар» дигән республика семинарын үткәрде.
Семинарның төп максаты –катнашучыларны белем бирү сыйфатын яхшырту эшендә яңа алымнар белән таныштыру аша белем бирү процессы белән нәтиҗәле идарә итү өчен кирәкле булган җитәкчеләрнең компетенцияләрен үстерү.
Семинарны үткәргәндә практик дәресләргә, мастер-классларга һәм мәктәп белән идарә итү һәм белем бирү сыйфаты буенча эшләгәндә иң яхшы практикаларны ачыклауга юнәлдерелгән дискуссияләргә басым ясалды.
Мәктәп җитәкчеләренә мәгариф учреждениесе белән идарә итүне оптимальләштерү өчен нәтиҗәле инструментлар тәкъдим ителде, шул исәптән педагог һәм укучыларның мотивациясен күтәрү методларын да.
Семинарны тыңлаучылар аның югары дәрәҗәдә үткәрелүен, шулай ук мондый чараларның бик кирәк булуын билгеләп үттеләр.







