• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

2025 елның 26 ноябрендә 15.00 сәгатьтә гомуми һәм урта һөнәри белем бирү белгечләре өчен «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында чираттагы вебинар үткәреләчәк. Вебинарның темасы – «Ватанны саклаучылар елы: Татарстан Республикасының күпмилләтле мәгариф киңлеге шартларында чит ил гражданнарын тәрбияләү, социаль һәм мәдәни адаптацияләү механизмнары».

Спикер буларак Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе матбугат сәркатибе Пашин Алексей Александрович чакырылган.

Вебинарда катнашу өчен: 

  • мәгариф оешмалары администрациясе вәкилләре;
  • сыйныф җитәкчеләре;
  • гомуми белем бирү мәгариф оешмалары тәрбиячеләре;
  • урта һөнәри белем бирү төркемнәре кураторлары;
  • педагог-психологлар;
  • социаль педагоглар чакырыла.

Вебинарны трансляцияләү сылтама буенча:
https://sferum.ru/?call_link=ulUbBOglu5GIuMWtoafie49He7nEHTAckDBO9vCpfZI