• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе яшь галимнәргә ярдәм итү максатыннан Республика фәнни премияләрен тапшыруга конкурс игълан итә

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе яшь галимнәргә ярдәм итү максатыннан Республика фәнни премияләрен тапшыруга конкурс игълан итә

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Татарстан Республикасында яшь галимнәргә ярдәм итү максатыннан Республика фәнни премияләрен бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.

Премияләр тапшыруның максаты: яшь галимнәрне Татарстан Республикасы үсеше өчен иң перспективалы һәм әһәмиятле өлкәләрдә үткәрелгән фәнни тикшеренүләрнең югары нәтиҗәләре өчен бүләкләү.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе урнашкан урын һәм почта адресы:
420111, Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт.
Электрон почта адресы: an.rt@tatar.ru, элемтә өчен телефоннар: (843) 292-67-72.

Конкурсны үткәрү сроклары.
Гаризалар кабул итә башлау датасы: 2025 елның 12 ноябрендә 8 сәгать 30 минутта.
Гаризалар кабул итүнең тәмамлану датасы: 2025 елның 1 декабрендә 17 сәгать 00 минутка кадәр.
Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү датасы: 2025 елның 26 декабреннән дә соңга калмыйча.

Яшь галимнәргә таләпләр.

Конкурста катнашуга конкурска гариза биргән көнгә түбәндәге таләпләргә туры килә торган яшь галимнәр кертелә:

  • яшь галим – конкурска гариза биргән вакытка яше 35 яшьтән артмаган, Татарстан Республикасы үсеше өчен иң перспективалы һәм әһәмиятле өлкәләрдә фәнни тикшеренүләр алып баручы, яшь галимнең төп фәнни эш нәтиҗәләрен чагылдыра торган рецензияләнә торган фәнни журналларда һәм басмаларда басылган фәнни хезмәтләре булган, аспирант, ординатор булган һәм (яисә) педагогик, фәнни һәм фәнни-техник хезмәткәрләр вазифаларында эшләүче Россия Федерациясе гражданы фәнни оешмаларда, югары белем яисә өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф оешмаларында яки Татарстан Республикасы территориясендәге милек рәвешләренә һәм ведомстводан булуга карамастан башка оешмаларда эшләү;

  • экстремистик эшчәнлеккә яисә террорчылыкка катнашы булулары турында белешмәләре булган оешмалар һәм физик затлар исемлегендә булмау;

  • Берләшкән милләтләр оешмасы Уставының VII бүлегендә, Берләшкән милләтләр оешмасы Иминлек советында яки Берләшкән милләтләр оешмасы Иминлек Советының махсус төзелгән карарлары белән булдырылган вәкаләтләрне гамәлгә ашыру кысаларында төзелә торган, террорчылык оешмалары һәм террористларга яисә массакүләм юк итү коралын таратуга бәйле оешмалар һәм физик затлар исемлегендә булмау;

  • «Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту турында» 2022 елның 14 июлендәге 255-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә чит ил агенты булып саналмау;

  • аларга карата Россия Федерациясе законнарында каралган тәртиптә банкротлык процедурасы кертелмәгән булу;

  • аларның Татарстан Республикасы бюджетына бүтән субсидияләрне, бюджет инвестицияләрен кире кайтару буенча срогы чыккан бурычы, шулай ук Татарстан Республикасы алдындагы акчалата йөкләмәләр буенча срогы чыккан (җайга салынмаган) башка бурычы булмавы (Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты билгеләгән очраклардан тыш);

  • Татарстан Республикасының башка норматив хокукый актлары нигезендә фәнни эш башкаруга Татарстан Республикасы бюджетыннан финансланмау;

  • Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының «Татарстан Республикасында яшь галимнәргә дәүләт ярдәмен көчәйтү чаралары турында» 2003 елның 19 маендагы 271 номерлы һәм «Татарстан Республикасының яшь галимнәре тарафыннан үткәрелә торган фәнни тикшеренүләргә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2024 елның 26 октябрендәге 926 номерлы карарлары нигезендә конкурс үткәрү елына кадәрге өч ел дәвамында яшь галимнәргә ярдәм итүдә Татарстан Республикасы үсеше өчен әһәмиятле өлкәләрдә Республика фәнни премияләренә ия булмау;

  • аларның салымнар, җыемнар, иминият кертемнәре, пенялар, штрафлар, Россия Федерациясенең салымнар һәм җыемнар турындагы законнары нигезендә түләнергә тиешле процентларны түләү буенча бурычлары булмау.

Конкурста катнашу өчен гариза составында яшь галимнәр тарафыннан тапшырыла торган документлар исемлеге:

Конкурста катнашу өчен конкурска түбәндәге документлардан торган гариза бирелә:

а) нигезләмәнең 1 нче кушымтасы нигезендә форма буенча конкурска гариза (Белдерүгә кушымтаны карагыз);
б) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирү (Белдерүгә кушымтаны карагыз);
в) яшь галим аспирант, ординатор булган һәм (яисә) педагогик, фәнни һәм (яисә) фәнни-техник хезмәткәр вазифасында эшләгән Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан фәнни оешма, югары белем бирү мәгариф оешмасы, өстәмә һөнәри белем бирү оешмасы, милек рәвешенә һәм ведомство карамагында булмаган башка оешма җитәкчесе тарафыннан имзаланган һәм расланган тәртиптә таныкланган фәнни эшкә тәкъдим итү. Тәкъдим итүдә фәнни эшнең тулы исеме булырга тиеш; яшь галимнең фамилиясен, исемен, атасының исемен (булган очракта), ул керткән фәнни өлеш турында мәгълүматны, Татарстан Республикасы үсеше өчен иң перспективалы өлкәләр өчен фәнни эшнең әһәмиятен (Белдерүгә кушымтаны карагыз);
г) фәнни хезмәт авторы турында белешмәләр: фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), эш урыны, биләгән вазифасы, гыйльми дәрәҗәсе (булган очракта), туган көне, өй һәм хезмәт иткән урыны адресы, өй, хезмәт телефоннары номеры, электрон почта адресы, автор катнашында бастырылган фәнни хезмәтләр, монографияләр, фәнни конференцияләрдә чыгышлар исемлеге, автор катнашында алынган грантлар, премияләр саны һәм исеме (Белдерүгә кушымтаны карагыз);
д) салым түләүченең (җыемны түләүче, иминият кертемнәрен түләүче, салым агенты) салымнар, җыемнар, иминият кертемнәрен, пенялар, штрафлар, процентларны түләү бурычларын үтәве турында салым органы тарафыннан бирелгән белешмә;
е) тапшырылган документларга опись (Белдерүгә кушымтаны карагыз).

Конкурска гаризалар бирү тәртибе һәм конкурска гариза составында яшь галимнәр тарафыннан тапшырыла торган документларга куела торган таләпләр:

Конкурска гариза рус телендә бер нөсхәдә кәгазьдә рәсмиләштерелә. Конкурска гариза тегелгән һәм һәр бите номерланган булырга тиеш. Конкурска гаризага аның күчермәсе электрон җайланма ярдәмендә теркәлә. Конкурска гариза, аның күчермәсен электрон җайланмага урнаштырып, «Татарстан Республикасында яшь галимнәргә ярдәм итү өчен Республика фәнни премияләре конкурсына» дигән тамгалы конвертка салына һәм түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420111, Казан ш., Бауман ур., 20 йорт, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, 114 нче каб. (документлар әйләнеше һәм контроль секторы).

Конкурска гаризалар конкурс үткәрү турында белдерү сайтта урнаштырылганнан соң 20 календарь көн эчендә кабул ителә. Конкурска гариза бушлай һәм кире кайтарылмау шарты белән бирелә.

Конкурска гаризалар кабул итү һәм теркәү Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан алар кабул ителгәннән соң икенче эш көненнән дә соңга калмыйча гамәлгә ашырыла.

Конкурска бер көндә кабул ителгән гаризаларга тәртип номерлары аларның килеп җитү вакытын исәпкә алып бирелә.

Исегезгә төшерәбез, 2022-2031 еллар Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр унъеллыгы дип игълан ителде. Бу Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 25 апреленнән 231 номерлы Указы белән билгеләнде.

Фән һәм технологияләр унъеллыгын үткәрүнең төп бурычлары –тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсенә талантлы яшьләрне җәлеп итү, тикшеренүчеләрне һәм эшләнмәчеләрне җәмгыять һәм ил үсешенең мөһим бурычларын хәл итүгә җәлеп итүгә ярдәм итү, Россия Федерациясе гражданнары өчен Россия фәненең казанышлары һәм перспективалары турындагы мәгълүматны һәркем файдалана алырлык итү.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча