• Русский
  • Татарча

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2025» гранты

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2025» гранты

В Республике Татарстан начался конкурсный отбор на соискание гранта «Лучший билингвальный детский сад» в 2025 году.

Конкурста ТРның мәктәпкәчә белем бирү программасын билингваль нигездә гамәлгә ашыручы муниципаль мәгариф оешмалары катнаша. Грант бирүнең максаты – мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында билингваль белем бирүне оештыру процессын камилләштерү.

Конкурс буенча сайлап алу ике этапта уздырыла – беренче этапта 35 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы үз проектларын тәкъдим итте, икенче этапта эксперт комиссиясе грантка дәгъва итүчеләрнең эшчәнлегенең эчтәлеген һәм нәтиҗәлелеген бәяләү максатыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына бара.

Эксперт комиссиясе составында 2025 елда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы 
хезмәткәрләре –  доцент Латыйпова Р.И., өлкән укытучы Абдуллина Р.В. эшли. 

Экспертлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча эшчәнлекне оештыру алымының системалылыгын; эшчәнлекнең ресурслар белән тәэмин ителешен; балаларны дәүләт телләренә өйрәтүнең тәкъдим ителгән формаларының, методикаларының һәм технологияләренең төрлелеген һәм оригинальлеген; тәрбияләнүчеләрнең һәм педагогларның казанышларын; мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүгә бәйле тематика буенча төрле дәрәҗәдәге педагогик коллективның методик активлыгын; авторлык программаларының грант тематикасы буенча педагогларның методик эшләнмәләре; мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү буенча ата-аналар белән эшләү формаларының системалылыгы һәм төрлелеге булуын бәялиләр.

Конкурс нигезендә сайлап алу йомгаклары буенча Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүнең югары сыйфатын тәэмин итүче иң яхшы 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы билгеләнәчәк.

Фотогалерея: