• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

Башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашыру турында

2025 елның 7 октябреннән 16 октябренә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан «Башлангыч белем бирүнең федераль гомуми белем бирү програмамлары шартларында дәрестән вакытындагы һәм дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру» темасына педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды (кураторы – Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы, мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем кафедрасы доценты).

Квалификация күтәрү программасы кысаларында башлангыч белем бирү педагоглары эшчәнлегенең дәрес вакытында һәм дәрестән тыш, шулай ук башлангыч мәктәптә тәрбияви эшчәнлекне оештыру өлешендә актуаль аспектлары ачылды; башлангыч мәктәптә, кече яшьтәге укучының шәхес үсеше үзенчәлекләрен исәпкә алып, заманча дәрес проектлау һәм башлангыч мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекнең планлаштырылган нәтиҗәләренә ирешүне бәяләүне оештыру проблемалары каралды. Тыңлаучылар башлангыч белем бирүнең федераль гомуми белем бирү програмамлары шартларында үзгәрешләр, контроль-бәяләү эшчәнлеген оештыру үзенчәлекләре, башлангыч мәктәптә тәрбия эше һ.б. белән таныштылар. 

Стажировкалар Казан шәһәре Авиатөзелеш районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 54 нче номерлы  урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе һәм Казан шәһәре Совет районының «175 нче номерлы гимназиясе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе мәгариф оешмалары базасында үткәрелде.

Укулар йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды.

Педагоглар укытучыларга һәм курсларны оештыручыларга югары профессиональ дәрәҗәдә квалификация күтәрү программасын гамәлгә ашырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: