• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өлкән тәрбиячеләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды

Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өлкән тәрбиячеләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды

2025 елның 29 сентябреннән 2 октябренә кадәр «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы тарафыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының өлкән тәрбиячеләренең квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды.

Укыту барышында педагоглар мәктәпкәчә федераль белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны методик һәм технологик тәэмин итү өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен камилләштерделәр.

Курсның мөһим этабы булып Казан шәһәре Киров районының «Катнаш төрдәге 121 нче номерлы балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкчә белем бирү учреждениесе һәм ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «Әкият» балалар үзәгендә гамәли стажировка булды.

Курс тыңлаучылары түбәндәгеләр белән танышты:

  • балаларга белем бирү һәм тәрбия бирү мәсьәләләре буенча ата-аналарга (законлы вәкилләргә) методик, психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм оештыру үзенчәлекләре;
  • мәктәпкәчә учреждениедә белем бирү сыйфатын бәяләүнең, эчке мониторингны оештыруның фәнни-методологик нигезләре;
  • мәгълүмати ачыклык рәвешләре белән мәктәпкәчә белем бирү системасында өстәмә белем бирү оешмалары эшчәнлеген планлаштыру стратегиясе;
  • үсә торган предмет-пространство мохитен оештыру принциплары;
  • сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән тәрбияләнүчеләргә социаль-педагогик ярдәм күрсәтү юнәлешләре белән.

Курс программасында катнашу тыңлаучыларга белем бирү процессын оештыруның нәтиҗәле практикалары белән уңышлы алмашу үткәрергә мөмкинлек бирде. Укуның нәтиҗәсе булып, тыңлаучыларның үз методик продуктларын — мәктәпкәчә учреждениеләр эшенә федераль белем бирү программасын уңышлы кертүгә юнәлдерелгән белем бирү проектларын эшләү торды.

Катнашучылар курсларның гамәли юнәлешен, тәкъдим ителгән материалларның сыйфатын югары бәяләделәр һәм алынган тәҗрибәне үз эшләрендә кулланырга әзер булуларын белдерделәр.

Фотогалерея: