
2025 елның 29 сентябрендә «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында «Ата-аналар һәм мәктәп: наркотикларның законсыз әйләнешен профилактикалауда һәм чит ил гражданнары балаларының социомәдәни адаптациясендә нәтиҗәле хезмәттәшлек ысуллары» темасына вебинар үткәрелде.
Эшчәнлеккә кушылу өчен мәгариф оешмалары администрациясе вәкилләре, урта һөнәри белем бирү оешмалары төркемнәренең сыйныф җитәкчеләре һәм кураторлары, педагог-психологлар, социаль педагоглар, мәгариф учреждениеләре тәрбиячеләре чакырылган иде. Онлайн режимда трансляцияне 70 кеше карады.
Вебинар спикерлары:
- Габдрахманов Ранель Наил улы, «Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты» югары белем бирү федераль дәүләт казнага караган белем бирү учреждениесе югары белем бирү программалары буенча белгечләр әзерләү факультеты вәкиле;
- Капралова Елена Валерьевна, «Төбәк мәгарифне үстерү институты» Ямал-Ненец автономияле округы өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт автоном учреждениесенең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге доценты (Салехард шәһәре);
- Бекмурзинова Камилә Кайрат кызы, «Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Омск академиясе» федераль дәүләт казнага караган белем бирү учреждениесе административ хокук һәм административ эшчәнлек кафедрасы укытучысы, полиция майоры.
Доклад белән чыгыш ясаучыларның материаллары:
Балигъ булмаганнар арасында наркотикларның законсыз әйләнеше профилактикасы
Мәгариф оешмаларында чит ил гражданнары балаларының тел һәм социомәдәни адаптациясен тәэмин итү