
2025 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Имәнкискә урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Авыл укытучысы. Авыл тәрбиячесе – 2025» («Сельский учитель. Сельский воспитатель – 2025») һөнәри осталык конкурсының йомгаклау (көндезге) этабы үткәрелде.
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре конкурс эшендә комиссия рәисе һәм жюри әгъзалары сыйфатында катнаштылар.
Финалда 8 укытучы һәм 4 тәрбияче үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр.
Җиңүчеләр Укытучылар көне алдыннан игълан ителәчәк. Аларны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәй улы Һадиуллин шәхсән үзе котлаячак.