
2025 елның 26 сентябрендә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе катнаш режимда «Хореография сәнгате: өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укыту формаларын һәм эчтәлеген яңарту» дигән түгәрәк өстәл (алга таба – түгәрәк өстәл) оештырды һәм үткәрде.
Түгәрәк өстәлнең төп максаты — балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә бию сәнгатен укытуның хәзерге торышы турында фикер алышу.
Түгәрәк өстәлнең экспертлары буларак хореография сәнгате өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, педагог-хореографлар чыгыш ясады.
Эш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- хореография коллективында балаларга патриотик тәрбия бирү формалары;
- конкурс чараларында катнашу юлы белән педагогларның һөнәри компетенцияләрен актуальләштерү;
- бию сәнгате буенча белем бирү программаларын гамәлгә ашыру барышында заманча бию ликасын үзләштерү.
Түгәрәк өстәл кысаларында тәҗрибә уртаклаштылар һәм хореография сәнгате өлкәсендә уңышлы педагогик практикаларны тәкъдим иттеләр.
Чарада республика шәһәрләре һәм районнары педагоглары катнашты.
Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучылар тарафыннан җанлы кабул ителде, алар профессиональ аралашуның шушы форматының бик вакытлы һәм кирәкле икәнен әйттеләр.